Кр.Баран керәшеннәре Җәкәү йортындагы музейга чишмә суы алып килгән
Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Алексеевский районында яшәүче керәшеннәр айлыгы башланды.
Бу уңайдан, үзәкнең музеенда, шушы як керәшеннәренең көнкүрешен чагылдырган музей эшли башлады. Бирегә Кр.Баран авылындагы музей экспонатлары китерелгән.
“Гөбедә элек әбиләр май язганннар. Аны инде урта буын кешеләре генә беләдер. Кулдан укалы чигү белән чигелгән сүрәкәләр, чигәчәләр. Аларны утлар да юк заманнарда, чыра яндырып чиккәннәр. Тәре аллары да шулай ук кулдан тегелгән, чигелгән. Түргә тимер бишек эленгэн. Йон эрләү җайланмасы – каба да бар. Җитеннән тукылган киемнәр дә бар. Башта җитеннән җебен ясаганнар, аны кирәкле төскә буяганнар. Авылның өч хуҗалыгында өч станок торган, шунда тукыма тукыганнар. Тукымалардан күлмәкләр тектергәннәр. Алып килгән күлмәкләр дә шушы чордагылар. Аларга үзенчәлекле итеп, аркалы дигән исем биргәннәр. Бу җылы тукымадан тегелгәнгә шулай аталгандыр. Шакмаклы күлмәкләр көндәлек өчен тегелгән булса, зәңгәр, кара кызыл төстәгеләре кәбен койдырганда, бәйрәмнәрдә кияр өчен тегелгән”, – дип экспонатлар белән таныштырды озак еллар Кызыл Баран авылы җирлеге башлыгы булып эшләгән, асыл карендәшебез Иванова Тамара.
Кр. Баран чишмәсенең шифалы суын да алып килгәннәр алар. Экологлар әйтүенчә, республика буенча да иң чиста сулы чишмәләр рәтенә керә ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев