Кр. Баран авылыннан Геннадий Буланов: “Теләгем  – авылда төпләнеп яшәү”
Хәбәрләр

Кр. Баран авылыннан Геннадий Буланов: “Теләгем – авылда төпләнеп яшәү”

Тройсын бәйрәменә баргач, Алексеевск районының Кр. Баран авылы егете Геннадий белән сөйләштек.

Ул шушы авылда туып-үскән. Мәктәпне тәмамлагач, районда авыл хуҗалыгы колледждын тәмамлаган. Аннан, армия хезмәтендә булган. Кайткач, берничә ел Казанда эшләп, яңадан туган авылына кайткан.

“Авылда төпләнеп каласым килә. Зур сарайлар җиткезеп, маллар асрап авылда яшәргә уйлыйм. Хәзерге вакытта умарталарым бар. Авылда үткән барлык чараларда да катнашырга тырышам. Авылны яратам”,– диде ул.

Авылга ашкынып торучы, җаны-тәне белән аны яратучы шундый яшьләребез булганда, авыллар яшәр, дип ышанасы килә.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев