Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Киләсе елда отпускны июльдә, августта яки октябрьдә алу отышлырак булачак

Яңа 2024 ел кәбисә елы булачак, шуңа күрә җитештерү календаре буенча безне 248 эш көне һәм 118 эш көне булмаган көннәр көтә, дип хәбәр итә KP.RU.

Юрист Татьяна Нечаева искәртеп узганча, отпуск акчасының күләме эш һәм эш көне булмаган көннәр арасындагы нисбәттән тора: беренчеләре күбрәк һәм икенчеләре азрак булган саен, акчаны шуның кадәр күбрәк алачаксыз. Шулай итеп, әгәр дә сез биш көнлек эш атнасында эшләсәгез, ял өчен иң отышлы айлар – июль (23 эш көне), август (22 эш көне) яки октябрь (23 эш көне).

Әгәр дә сез озаграк ял итәргә ниятлисез, ә отпуск түләүләре суммасы мөһим түгел икән, ял көннәрен бәйрәмнәргә кушу яхшырак, дип саный эксперт. Бу очракта гыйнвар һәм май айлары отышлы. Шулай ук эксперт, әгәр компаниядә даими премияләр булса, ялга аларны алганнан соң китү яхшырак, дип ассызыклый.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев