Керәшен Сәрдәсе укучылары болында ял иткәннәр
Хәбәрләр

Керәшен Сәрдәсе укучылары болында ял иткәннәр

Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылы укытучылары һәм мәдәният хезмәткәрләре укучылар өчен күңелле ял оештырганнар

Алар бергәләшеп авыл янындагы болынга чыгып, уха пешереп, самавырдан үлән чәйләре эчеп, кызыклы уеннар уйнап ял иткәннәр. Бу ел да кабатланып, традициягә әверелеп баручы чара икән. Балалар аны көтеп ала, җәйге яллар булуга карамастан, укытучылар белән рәхәтләнеп вакыт үткәрәләр.


Нет комментариев