Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшеннәр «Балкыш» VIII Республика үзешчән башкаручылар фестиваленә әзерләнә

2023 елның октябрь азагында Татарстан районнарында фестивальнең сайлап алу этапларына старт бирелде.

Ветераннар арасында узучы «Балкыш» VIII Республика үзешчән башкаручылар фестивале Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланачак.

Ветераннар арасында узучы «Балкыш» VIII Республика үзешчән башкаручылар фестивале Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, муниципаль хакимият, профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре ярдәме белән үткәрелә. 

«Районнарда сайлап алу турлары инде башланып килә дияргә була. «Балкыш» Татарстанның һәр районын колачлый, бу хәрәкәткә меңләгән өлкән яшьтәге кеше кушыла. «Балкыш»та быелга кадәр йөз меңнән артык өлкән яшьтәге кеше катнашкан дип исәпләнә. Бу бик сөенечле күрсәткечләр», – «Балкыш» фестиваленең оештыру комитеты рәисенең урынбасары Хәбир Иштирәков.

«Балкыш» фестивале өч этаптан торачак. Беренче сайлап алу туры – муниципаль тур шәһәр һәм районнарда уза. Икенче этап – зона этабы. Киләсе этап – йомгаклау туры. Гала-концертлар өчәү булачак. Алар апрель азагына, май азагына һәм октябрь аена билгеләнгән. Апрель азагындагы концерт Җиңү көненә багышланса, май азагындагысы Россия көненә багышланачак, ә октябрьдәгесе өлкәннәр декадасына туры китерелгән.

Бу фестивальдә Тукай районының Мәләкәс авылы, Арчаның Сәрдәбаш Авыл-Клубы мәдәният йортында эшләп килүче керәшен фольклор коллективлары да катнаша, шулай ук солистлар үзләренең җыруларын һәм шигырьләрен башкаралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев