Керәшен Сәрдәсеннән Ольга Харитонова: “Чулпы” ансамбленә күпме йөргәнемнең чутын да белмим”
Питрәч районындагы Керәшен Сәрдәсендә яшәүче Ольга Харитонова – авылның актив түтиләреннән берсе.
Ул күп колхозда да эшли, аннан киткәч, 32 ел мәктәп ашханәсендә эшләп лаеклы ялга чыга.
«Мәктәптә ул вакытта 500ләп бала белем ала иде. «Чулпы» ансамбленә күпме йөргәнемнең чутын да белмим, 25 ел гына бардыр. Ирем Николай Иванович белән ике малай, бер кыз үстердек. Балалар берсе дә читкә китмәде, район үзәгендә үз йортлары, үз гаиләләре белән гомер итәләр. Ирем юк инде, балалар, оныклар еш кайталар, барлык эшләрне дә бергәләп башкарабыз, бәйрәмнәрне җыйнаулашып үткәрәбез», – дип, үзе чиккән әйберләрне күрсәтте.
Андагы матурлык! Чигү белән ул бәләкәй вакытыннан ук шөгыльләнә икән. Күп кешегә бирнәлек тәре алъяпкычлары да, мендәр тышлыклары, сөлгеләр дә чигеп биргән. Үзенең ансамбльдәге киемнәрендәге бизәкләрне дә үзе чиккән. Ольга Харитоновада борынгыдан калган зиннәтле олы көмеш алкалар, беләзекләр дә бар.
«Әбиләребезнең нәселдән-нәселгә күчеп килә торган мирасын кадерләп саклыйбыз. Тамакса 1800 еллардагы булырга тиеш, көмеш беләзегем дә бик борынгы. Түгәрәк яулык та саклана. Ансамбльдә йөргәнгә, мин аларны чыгышлар ясаганда тагам. Алардан җылылык бөркелә. Әйтерсең, ниндидер серләр яшерелгән. Мондый бизәнү әйберләрен хәзер музейларда гына күреп була», – диде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев