Керәшен Сәрдәсе мәктәбендә һәрьяклы актив эшчәнлек алып барыла
Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылында төп гомуми белем бирү мәктәбе бар.
Анда барлыгы 14 бала белем ала. Мәктәп директоры Нина Фадеева редакциябез белән гел элемтәдә торып, даими рәвештә үз яңалыклары белән таныштырып бара. Укучылар саны аз булса да, Керәшен Сәрдәсе мәктәбендә һәрьяклы актив эшчәнлек алып барыла. Мәктәпкә килеп керү белән, иң беренче, андагы чисталыкка, һәрнәрсәнең урынлы булуына күз төште. Ә инде ике катлы зур мәктәптә укучылар азлыгы, әлбәттә, күңелгә борчу салды. Бүлмәдән бүлмәгә йөреп, мәктәп белән таныштык.
“Мәктәп – кечкенә бер дәүләт. Мәктәп яшәсә, авыл яши. Үз авылы мәктәбендә туган телдә белем алучы укучылар, шушы мәктәптә белем бирүче укытучылар бәхетле. Безнең мәктәптә 5 авылдан килеп 600гә якын бала белем ала иде кайчандыр. Мәктәбебез республика өчен укытучылар әзерли торган база булды. Республикабызда да, үз районыбыз мәктәпләрендә дә безнең мәктәптә белем алган укытучылар эшли. Элек-электән авылда белемгә омтылыш көчле булган. Мәктәпнең, мәгьрифәтнең 157 еллык матур, бай тарихы бар. Быел мәктәпне ике укучы тәмамлый. Укытучылар коллективы бердәм, тырыш. Барысы да шушы мәктәпне тәмамлаган, югары белемле, нык кадрлар. Монда бит ил киләчәге тәрбияләнә. Милли традицияләребезне саклау, патриотик тәрбия бирү максатыннан да шактый эшләр эшләнә: милли бәйрәмнәрдә катнашабыз, йолаларны яңартабыз. Балалар белән оештырылган “Яңгыравык тамчы” ансамблебез дә бар иде. Шул укучыларның соңгы икесе быел укуны тәмамлыйлар. Укуда да тырышабыз, район һәм республика күләм конкурсларда, җәмәгать эшләрендә дә катнашабыз. Төрле очрашулар үткәрәбез, өлкән буын кешеләрен, тыл, хезмәт ветераннарын хөрмәтлибез, аларга ярдәм итәбез”. Балалар санына карап, укытучыларның белем һәм тәрбия бирү эше үзгәрми. Класста 1яки 2 бала утырса да, программа буенча дәрес бирелә. Мәктәпнең үз ашханәсендә балаларны кайнар ризык белән тукландыру да каралган, – дип сөйләде Нина Валентиновна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев