Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен кызы Светлана Миңнеханова «Автоледи-2023» бәйгесендә җиңде

Зәйдә унбишенче тапкыр «Автоледи-2023» бәйгесе үтте. Карендәшебез Светлана бу бәйгедә берничә ел рәттән катнашып, җиңү яулады.

«Автоледи» бәйгесе социаль мәгънәгә ия, чөнки конкурста катнашучылар никадәр күбрәк булган саен, юл йөрү осталыгы чарланучылар да шулкадәр күбрәк була дигән сүз. Зәйдә исә һәр ел саен конкурста катнашучыларның саны артуга бара.

— Бу бәйгене үткәргәндә, күбрәк гүзәл затларны җәлеп итәргә тырышабыз. Мәсәлән, бүгенге ярышта 12 хатын-кыз катнашты, алар барысы да әниләр, бу исә шул сандагы гаиләдә юл кагыйдәләре саклана, юл хәрәкәте кагыйдәләренә тиешле игътибар бирелә. Араларында тәрбиячеләр, педагоглар да аз түгел, монысы инде алар үзләре белем һәм тәрбия бирүчеләргә дә юл кагыйдәләрен төшендерәләр дигән сүз. Рульдәге гүзәлләребезгә һәрчак имин юллар телибез, — диде районның ЮХИДИ бүлеге начальнигы Рамил Гарифуллин.

Кызлар, башта, теория буенча белемнәрен күрсәттеләр, аннан үз машиналарында «змейка», гаражга керү, эстакадага менү, парковкага туктау, әйләнгеч хәрәкәт ясау һәм тоннель аша чыгуда осталыкларын күрсәттеләр.

12 автоледи арасында тәҗрибәлеләр дә, әле беренче тапкыр гына бәйгедә катнашучылар да бар. 

Югары Баграж кызы Галина Шәйдуллина машина йөртү таныклыгын 2018 елда алса да әле руль артына ай ярым элек кенә утырган.

— Үземнең машинам булмау сәбәпле, рульдә йөрүне кичектереп торырга туры килде. Әти-әнием юбилеема бүләк ясагач, кабаттан кагыйдәләрне искә төшереп, кинәнеп йөрим машинада. Ә иң мөһиме, юлларда иминлек булу, моның өчен юл кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк, — дип ассызыклый Галина.

Ә менә шәһәрдә яшәүче Светлана Миңнеханова инде «Автоледи» бәйгесендә берничә ел рәттән катнашып җиңү яулый. Узган ел ул Зәй данын республика күләмендәге бәйгедә дә яклап, яхшы нәтиҗә күрсәткән иде. Быел да Светлана районыбызның «Автоледи-2023» исеменә лаек булды. Икенче урынны —  Динара Гыйльманова, өченче урынны Виктория Захарова алды.

— Бәйгедә биш ел рәттән катнашам, шуңа да тәҗрибәм зур хәзер. Машина йөртү буенча стажым — 9 ел. «Автоледи» конкурсында катнашуым йөртү осталыгын арттыруга ярдәм итә. Юлларда кагыйдә бозу ихтималы булучыларны бик тиз чамалап алам, андыйлар яныннан узганда бик сак хәрәкәт итәм. Гомумән, руль артына утыручыларның һәрберсен кагыйдәләрне төгәл үтәп йөрергә чакырам, чөнки без үзебез өчен генә түгел, юлдагы һәрбер катнашучы өчен дә җаваплы, — ди Светлана.

Ул бәйге барышында кагыйдәләрне төгәл үтәп хәрәкәт итүне дә, юл кагыйдәләренә кагылышлы теоретик имтиханны да бик яхшы һәм тиз үтәде. Тест сорауларына 1 минут 8 секунд эчендә төгәл җавап бирде. Шәхси рекорды — 45 секунд.

Светлана 3 августта Казанда оештырылачак финал ярышларына әзерләнә.

Новости Заинска

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев