Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен Казысының үз «Чабата»сы

Бию – сәнгатьнең үзенчәлекле төре, анда хисләрне, эмоцияләрне һәм образларны белдерү мөмкин.

Биюдәге барлык хәрәкәтләрнең мәгънәсе бар. Биегәндә кешенең хәрәкәтләре музыкага туры килеп торырга тиеш.

Керәшеннәрдә биюнең бик күп төрләре бар. «Чабата», «Ышкып бию», «Тыпырдык», «Чүпләмле» кебек биюләр барлык ансамбльләрнең, биючеләрнең репертуарына кертелгән. Тик аларны башкару үзенчәлеге һәр төбәктә төрлечә. Мәсәлән, Менделеевск районындагы Иске Гришкин авылының уникаль биюе — «Ыштыр-ыштыр». Бу биюне башкарганда «ыштыр-ыштыр» дигән тавыш ишетелә. Кукмара ягындагы Село-Чурада чабата биюе тиз ритмда биелә. Ә менә Балык Бистәсенең Керәшен Казысы авылы кызлары Галина Закирова белән Вера Котникова безгә аны бөтенләй башка ритмда, үз авылларына хас итеп биеп күрсәттеләр. Алар аны салмак, ашыкмый гына башкардылар. «Чабата» биюенең дәртләндерә торган үз ритмы бар, һәм аның хәрәкәтләре башкаларныкына охшамаганлыгын барыбыз да белсәк тә, аларның бу биюне дә шулай атауларына каршы төшмәдек. Димәк, ул якның үз «чабатасы» бардыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев