Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен геройлары. Воробьев Петр Егорович

Әлеге язманы безгә Кукмара районының Үрәсбаш авылыннан Любовь Павлова язып җибәрде.

“Минем өчен керәшен герое ул – Тәңкә (Танькино) авылында туып үсеп, шунда балачагын, сугыштан соңгы елларын үткәргән якташым Советлар Союзы Герое Воробьев Петр Еогорович.

Петр Егорович 1908нче елның 8 июлендә дөньяга килә. Башлангыч белем ала. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куя. 1930нчы елдан бирле Кызыл Крестьян колхозын җитәкли. 1941нче елның июнендә армиягә алынган якташыбыз озын сугыш юлын үтә. 1944нче елның 27 июнендә ул беренчеләрдән булып Днепрны кичә һәм бик күп фашистлар төркемен юк итә. Шушы батырлыклары өчен Воробьев Петр Егоровичка 1945нче елның 25 мартында Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ул шулай ук Ленин, l дәрәҗә Ватан сугышы, lll дәрәҗә Дан орденнары, күп санлы медальләр белән бүләкләнгән. Сугыштан соңгы елларында үзенең туган колхозында хезмәт куйган.

1984нче елның сентябрендә вафат булган​ якташыбыз Воробьев Петр Егорович Тәңкә (Танькино) авылы зиратына җирләнде.

Геройның исеме, аның батырлыгы онытылмый. Аның исемен мәңгеләштерү максатыннан 2015нче елда Түбән Үрәс урта мәктәбенә Воробьев Петр Егорович исеме бирелде, мемориал такта куелды. Әлеге белем йортында ел саен Герой призына милли көрәш ярышы үткәрелә. Турнирда 100дән артык яшь көрәшче катнаша.

Петр Егоровичның яшәгән нигезе дә онытылмый. Узган ел ул яшәгән йортка истәлек тактасы куелды.

Герой күмелгән кабер даими чистартылып торыла. Ел саен 9нчы Май – Җиңү бәйрәме көнендә тантаналы рәвештә венок, чәчәкләрләр куела. Туган ягыбызда шундый геройлар булу белән без чиксез горурланабыз!”​

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев