Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казаннан Лариса Николаева: “Туган нигез изге бит ул – әнкәй рухы, яшәү төсе”

Җәен йорт тирәсендә чәчәкләр үстереп, бар кеше дә сокланырлык итеп матурлык тудыручылар һәр якта да җитәрлек. Шулай да, аларның кайберәүләре турында аерым да язасы килә.

Керәшен Сәрдәсе авылында, гаиләдә өченче, төпчек бала булып туган, Лариса Николаева да шундыйлардан. Ул хәзерге көндә Казан шәһәрендә яши. Тормыш иптәше белән 3 бала тәрбиялиләр. Мәктәпне тәмамлагач, КХТИда укып, инженер-технолог белгечлеген алган.

“Укып бетергәч, тормышка чыктым, (диплом буенча эшләмәдем) декрет ялына кадәр Идел журналында эшләдем. Кыскарту булу сәбәпле, эшкә кире кайтмадым. Кызым белән декрет ялына киткәнче, миграционная службада эшләп алдым. Декрет ялында утырганда әнием авырып китте. Ул вакытта әни миңа балаларны карашырга дип, авылдагы менә дигән өебезне калдырып, Казанга килгән иде, 8 ел минем янымда булды, ял көннәрендә, җәй авылда була идек. Әтием күп еллар инде мәрхүм. Әниемне карап соңгы юлга озаттык.  Әлегә мин өйдә генә. Ял көннәрендә туган нигеземә кайтабыз, өй эчендә әниемнең гөлләре чәчәк атып утыра. Өйне ташламыйбыз, чәчәкләр үстерәбез, бакчаны карыйбыз. Әнием бакчада эшләргә бик ярата иде. Гөлбакча иде бакчасы.

Шуңа күрә бакчабызны ничек бар, шулай сакларга тырышам.

 

Барлык чәчәкләрне үзем орлыктан утыртам. Бер еллык чәчәкләрдән башка, күп төрле купъеллыклар бар. Быел эустомалар үстереп карадым, бик ошадылар.

Яшелчәләр өлгерә башлагач, балалар белән кайтып, ике айлап авылда яшибез Туган нигез изге бит ул – әнкәй рухы, яшәү төсе. Балалар да эшкә өйрәнеп үсәләр. Күп итеп яшелчә, җиләк-җимеш, чәчәкләр үстерәбез.

Бакчабызда бар да үсә, аллага шөкер. Компотлар,

яшелчәләр ябам. Ашарга пешерергә бик яратам. Балаларга тортлар, камыр ризыкларын да бик яратып пешерәм”, – дип туган нигезендә үстергән чәчәкләрен, көзге уңышларын, пешергән ризыкларын фотога төшереп җибәрде Лариса.

Ларисаны тыңлагач, карендәшебез Анастасия Усачеваның шигыре искә төште:

Ике гомер бирми Ходай,

Бер биргәне сынаулы.

Туган нигез изге бит ул –

Әнкәй-Әткәй дәвамы.

 

Әнкәй рухы, яшәү төсе,

Тормыш агышы анда.

Туган нигез истән чыкмый,

Төшкә керә һаман да.

 

Туган нигез, Әнкәй-Әткәй

Мөлаем карашлары.

Әрнетеп җанны телгәли

Туган йорт язмышлары.

 

Җәйләр җитсә көтә сыман,

Изге нигез, туган йорт.

Әйтә сыман: «Чүп үстермә,

Нигеземне чиста тот!»

 

Туган туфрак, изге нигез

Яшәү серен өйрәткән.

Үзем еракта булсам да,

Туган нигез – йөрәктә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев