Казан мәктәпләрендә кәрәзле телефоннардан файдалану тыелачак
Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары – министрлыкның Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контрольлек департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов шул хакта белдергән.
– Уку барышында, шулай ук башка максатта кәрәзле телефоннардан файдалануны тулысынча тыю турында карар кабул ителде. Мәктәптән соң беркемгә дә тыелмый, әмма уку барышында телефоннардан файдалану тыела. Мәктәп таләбе генә түгел, мәгариф турында законның таләбе бу, – дип аңлатып үткән ул.
Министр урынбасары сүзләренә караганда, яңа кагыйдәләр үтәлешен оештыру мәсьәләсен мәгариф оешмалары үзләренчә хәл итәчәк.
– Телефоннарны тартмага җыеп куяргамы яки башка юлны сайларгамы икәнен мәктәп үзе мөстәкыйль хәл итәчәк. Тыңлаусызларга карата йогынты чараларына килгәндә – укытучылар тәрбиясе генә. Мәктәптә штраф салмыйлар һәм беркемне дә «утыртмыйлар», – дип аңлатып үткән Мөҗипов.
Моннан тыш яңа уку елында балаларны тагын берничә яңалык көтә. Мәсәлән, расписаниедә яңа фәннәр пәйда булачак. Шул исәптән «ОБЖ» урынына – «Иминлек нигезләре һәм Ватанны саклау», «Гаилә белеме», «Хезмәт» урынына – «Технологияләр».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев