Карендәшләребез Сабантуйда катнашты
Узган ялларда районнарда, авыл җирлекләрендә Cабантуйлар гөрләде.
Бу бәйрәмдә халыкның бик борынгыдан килгән күркәм гадәтләре, уен-җырлары, йолалары бергә кушыла. Сабантуй – олысын-кечесен, туганнарны, классташларны, якташларны бер мәйданга җыйный алган бәйрәм дә ул.
Язгы чәчүне тәмалап, Сабантуйны каршы алу – элек-электән зур вакыйга булып исәпләнгән һәм аны бәйрәм итүгә хәзерлек эшләре алдан алып барылган. Кыш буена хатын-кызлар бәйрәмгә бүләк әзерләгән, теккән, чиккән. Ә Cабантуй алдыннан егетләр сөлге җыйган.
Тукай районында Сабантуй Кызыл Байрак авылы янындагы далада уза. Кунаклар арасында РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин, ТР премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Винер Харисов булган.
Кунаклар өчен дәртле биюләр, җырлар, җитезлек һәм кыюлык өчен милли ярышлар әзерләнгән. Татар эстрадасының танылган артисты Данир Сабиров, Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Дәүләт фольклор ансамбльдән музыкаль сәламнәр кабул иткәннәр. Борды, Мәләкәс авылы керәшеннәре дә әлеге бәйрәмдә катнашканнар. Алар үз авыллары йолаларын, йорт бизәлешеләрен күрсәткәннәр.
Ә Бордының үзендә узган бәйрәм милли йолалар буенча төрле уеннар, көрәш белән барган.
«Авыл халкы зарыгып көткән бәйрәмдә бик теләп катнашып, үзенең күңелен күтәрде. Үзебезнең мәдәният йорты хезмәткәрләре, үзләре төзегән программа белән бәйрәмне бик мавыктыргыч итеп алып бардылар. Һәр елдагыча, бәйрәм җырулар белән башланып, авылыбыз үзешчәннәренең биюләре белән үрелеп барды. Читтән килгән артистлардан бер дә ким җырламый авылдашларыбыз», – дип хәбәр иттеләр бордылылар.
Кукмара районында узган Сабан туенда Пчеловод авылы керәшен йортында кунаклар кабул иткәннәр. Алар килгән кунакларны керәшен ашлары белән сыйлаганнар. Матур керәшен җыруларын башкарганнар, кунаклар белән бергәләшеп керәшенчә биеп тә алганнар.
«Районыбызда Сабантуй бәйрәме узды. Без дә бу чараны күңелле итеп оештыруга тырышлык куйдык. Сабантуй бәйрәменә килүче кунакларны керәшен йорты корып, җырлап- биеп каршы алдык. Чәй өстәле әзерләдек, ишек алдына авылча итеп кош-кортлар алып килеп куйдык. Килгән халыкны чабата биюе биетеп тордык»– дип хәбәр иттеләр Село-Чурадан да.
8 июньдә Чистай районында якты һәм тәэсирле милли бәйрәм узган. Ул ипподромда ат чабышларыннан башланган. Ярышларда катнашучылар атларда йөрү осталыкларын күрсәткәннәр.
Ә менә бәйрәмнең төп өлеше «Татнефть-Олимп» стадионында узган, анда милли ишегаллары, милли костюмнар һәм милли ризыклар ярдәмендә оештыручылар тиешле атмосфера тудырган.
Анда Бахта авылы керәшеннәре дә катнашкан. Алар «керәшен авылы йортының өйалдын» күрсәткәннәр. «Тәңкәләр» ансамбле керәшеннәрнең милли рызыклары турында сөйләгәннәр, аларны пешереп килеп, теләгән кешеләргә авыз иттергәннәр, үзләреннән бүләккә җырулар тәкъдим иткәннәр. Алай гына түгел, мәдәният йорты хезмәткәрләре тамакса ясау, бәйләү буенча мастер класслар үткәргәннәр, оста куллы авылдашларының эшләреннән күргәзмә оештырганнар.
Зәйдә Сабантуй бәйрәме традицион төстә Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында үткән. Быел биредә бизәлеш үзенчәлекле булуы белән аерылып торган. Бәйрәмгә керү юлын балта осталыры челтәрләп ясаган бизәкле агач капка каршы алды. Гадәттәгечә, монда да керәшен авылларыннан карендәшләребез килгән, үз ишегалларын булдырганнар. Югары Баграж мәдәният йорты директоры Гөлшат Хрипунова:
«Сабантуй-2024» шәһәр бәйрәмендә катнаштык. Керәшен авыллары белән берлектә ишегалларын бизәдек, бәйрәмне ачуда катнаштык, хор белән җырладык», – дип сөйләде.
Ә 9 июньдә Сарсаз-Багражда бәйрәм иткәннәр. Быелгы Сабантуйда лотерея билетлары сатылып, кыйммәтле бүләкләр уйнатылган. Бүләкләр арасында суыткыч-ларь, телевизор, эретеп ябыштыру аппараты, шашлык пешерү өчен җайланма һәм башка шундый кызыктыргыч әйберләр булган.
«Билет алучы һәркем Сабантуйның әлеге бәхетле мизгелен зарыгып көтте. Төсле телевизор Мария Ивановага эләкте. Ә иң зур бүләк – суыткыч-ларь махсус хәрби операциядә өлешчә мобилизация кысаларында катнашучы, бу көннәрдә ялга кайткан егеткә чыкты», – дип язды Клара Ермолаева
9 июнь Сәвәләй мәйданында шаулап гөрләп Сабантуй тамашасы башланып китте. Сабантуй бәйрәмен ачарга мәртәбәле кунаклар килгән.
«Иң беренчеләрдән булып сүз авыл җирлеге башлыгы Сергей Маклаковка бирелде. Сергей Кузьмич авыл халкын бәйрәм белән котлады, авылыбызда маскировка челтәре үрү белән шөгыльләнгән хатын-кызларыбызны олылады. Татнефтедор юллар идәрәсе башлыгы Фидаиль Хәернасов үзенең матур теләкләрен җиткерде. Зәй агрофирмасының Сәвәләй бүлекчәсе җитәкчесе Азат Адисонович бик матур теләкләрен белдерде. Авыл Сабан туена ямь өстәп Виталий Агапов та кайткан иде. Ул үзенең матур җырларын бүләк итте. Сабантуй кызыклы уеннар, дәртле җырлар, хисле биюләргә үрелеп барды. Барлык оештыручыларга, авылдашларга бик зур рәхмәт!», – дип сөйләде мәдәният йорты хезмәткәре Ләйлә Сабаева.
Сәвәләй мәдәният хезмәткәрләре Зәй район Сабан туенда да катнашты. Алар тарафыннан керәшен алачыгы булдырылды,театраль тамаша күрсәтелде.
Мөслим Сабантуенда карендәшебез Марина Карпова чыгыш ясаган.
«Мамадыш районының Дүсмәт авылында Сабантуйны гөрләттек. Рәхмәт, Дүсмәт халкына, килгән кунакларга»», – дип язды халык артисты Олег Фазылҗанов.
Алабуга Сабантуенда «Ак каз» ансамбле керәшен йорты каршында «Җиләкле Питрау» йоласыннан күренеш тәкъдим иткән.
Шулай ук Олы Шүрнәкләр дә Сабантуй бизәге булган.
Башкортстан республикасының керәшеннәр күпләп яши торган Бакалы районында да Сабантуй гөрләде. Бәйрәмгә Казаннан Татарстан республикасының төбәк керәшен оешмасының исполком җитәкчесе Людмила Белоусова белән «Туганайлар» газетасының баш редакторы Юлия Губина бардылар.
Бакалыда яшәүче карендәшләребез шулкадәр кунакчыл, үзләре матур.
Әлмәтнең Кәләй авылыннан «Кәләем» халык фольклор ансамбле һәм «Асыл бизәк» фольклор ансамбле «Сабантуй - 2024» милли бәйрәмендә катнаштылар.
Кайбыч районының Кушкүл авылы янындагы матур аланлыктагы Сабантуй быел да гөрләп узды.
Хуҗа Хәсән, Мәлки, Иске Тәрбит, Чүти авыл җирлекләрендә яшәүчеләрне берләштерүче милли бәйрәм зурлыгы ягыннан да, оештырылуы ягыннан да районда уза торган Сабантуйдан бер дә ким түгел. Быел да анда халык күп җыелган. Чит җирләрдә яшәүче якташлары да кайткан, район авылларыннан, күрше Чувашия Республикасыннан да күп килгәннәр. Сәүдә рәтләре тезелеп киткән, балалар аттракционнар янында кайнаша, мәйданда халык уеннары бара.
Яңа Чишмә районының Ленино авылы керәшеннәре дә Сабантуйда катнашкан. Алар үз авылларына хас керәшен йортын күрсәткәннәр, җырлап-биеп, тәм-томнар белән кунаклар каршылаганнар.
Фотолар авыл, район мәдәният йортларыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев