Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Карендәшләребез җиләк җыя башладылар

Быел да җиләк җыяр чак җитте.

Кукмара районының Үрәсбаш авылыннан Любовь Павлова җиләккә баруы турында язды:  “Җиләк ашарга да тәмле,  күп итеп кышкылыкка компотын, кайнатмасын да әзерлибез. Ә менә җыюы – күңел эше! Рәхәтлек бирә. Җиләккә беренче генә баруым быел, әзрәк тә әле ул. Яңгырлардан соң, булырга тиеш. Шулай да эзләнә торгач, ярыйсы гына җыйдым».

Болыннарда, урман аланнарында каен, җир җиләкләре пешә башлагач, газета укучыларыбызның кайберәүләре интернет челтәрләрендәге шәхси битләрен җиләкләр арасында төшкән матур фотолар белән бизи башлыйлар. Кыш буена җитәрлек витаминлы запас тупларга теләүчеләр өчен кызу чор шул хәзер.

Тәмле булса да, җиләк җыюны җиңел дип булмый. Бик вак, вакыт сорый торган хезмәт бит ул. “Иртәрәк барып, кояш кыздыра башлаганчы, чиләкләрне тутырып калсаң яхшырак”, – ди Любовь Николаевна.

Зәй районының Югары Баграж мәдәният йорты хезмәткәрләре  "Кояшлы җәй витаминнары" танып белү сәгатен уздырган. «Яңгырлы һава торышы булса да, бу безгә табигатькә чыгарга һәм болын җиләген ашарга комачауламады. Хуш исле чәй өчен җиләк һәм яфраклар җыйдык», – дип яздылар алар.

Мамадыш районының Албай авылыннан Марина Жаркова да матур фотолар җибәрде. Алар әти-әниләренә Алабугадан кунакка кайтканнар. Барысы да бергәләп, җиләккә барганнар. Балалары – Амир белән Камилла да күп итеп җиләк җыешканнар.

 

Ә сез җиләк җыйдыгызмы әле, карендәшләр?

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев