Карендәшебез Елена Никифоровадан патисон маринадлау рецепты
Алабугада яшәүче Елена Никифорова патисон маринадлау рецепты белән уртаклашты.
Елена ел саен бакча тутырып җиләк-җимеш үстерә. Алардан кышкылыкка тәмле ризыклар да ясый. Шуларның берсе – маринадлдаган патисон.
Моның өчен безгә кирәк булачак: патиссон, укроп кәрзиннәре , хрен яфраклары, сарымсак, әче борыч, түгәрәк борыч (горошек), гвоздика, уксус, тоз, шикәр комы.
1,5 литры банкалар әзерлибез. Башта патиссонны һәм бөтен яшелчәләрне яхшылап юабыз. Патиссонны бәләкәй кисәкләргә бүләбез.
Стерильләштерелгән банкага хрен, укроп кәрзиннәрен, 2 тырнак сарымсак һәм бераз әче борыч салабыз. Туралган патиссоннарны банкаларга тутырабыз. Әзер банкаларга кайнар су салып, 15 минут тотабыз. Вакыт узгач, суны кәстрүлгә агызабыз.
Банкага 1 аш калагы тоз, 2 аш калагы шикәр комы, түгәрәк борыч, гвоздика һәм тулы булмаган 1 аш калагы 70%лы уксус салабыз. Яңадан кайнар су салып, банкаларны ябып, одеял белән каплап куябыз.
Кышкылыкка тәмле маринадланган патиссоннар әзер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев