Агафия Ивановна чыгышы белән Зәй районының Сәвәләй авылыннан.
1929 елның 27 июнендә дөньяга килгән. Тормыш юлы аны Әлмәт районының Кәләй авылына алып килгән.
“Барлыгы 37 ел хезмәт стажым. 4 бала тәрбияләп үстердек. Тормышның күп авырлыкларын күрдек, хәзер яшәүләре рәхәт, дөньялар гына тыныч торсын”, – ди Агафия түти.

Мәдәният йорты хезмәткәрләре ветераннар советы рәисе В.И. Шумина белән берлектә тыл хезмәтчәне Агафия Ивановнаны 95 яшьлек юбилее белән котларга барганнар. РФ Президенты В.В. Путиннан Котлау Хаты тапшырганнар, шулай ук ветараннар советыннан да бүләкләр тапшырганнар. Агафия Ивановнага нык сәламәтлек һәм гаилә иминлеге телибез!
.jpg)
Нет комментариев