Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кәләй авыл халкы “Су башы” чишмәсенә җыелган

Әлмәт районының Кәләй авылында “Су башы” чишмәсен аруландырганнар.

Тимер юл станциясе тирәсеннән үк агып төшкән Кәләй елгасының башланган урынын халык «Су башы» дип йөртә. Ул «мокшы чокыры» янында урнашкан. Элгәредән үк анда Кач торган. 

Чыгышы белән Кәләй авылыннан булып, шактый еллар Ташкентта яшәп кайткан Александра Долгованың кызлары: «Әни исән чакта безне гел шунда алып барып чистарттыра иде», — дип искә алалар. Александра Васильевнаның үлгәненә инде 6 ел. «Санук түти (Александра Долгова) бик туры сүзле, дөрес кеше иде» дип һаман да искә ала авылдашлары.

Шушы урынны аруландырырга уйлагач, аның кызлары, кияүләре, күршеләре — Магдалена белән ире Альберт Соколов, икенче кызы Светлана белән ире Сергей Артемьев, күршеләре Генадий Петров башта барып чистартканнар. Ярларын төшеп-менеп йөрерлек итеп рәтләгәннәр.

Бу көнне чишмә янына Соня һәм Валентина Варламовалар фляга белән су алып килеп куйганнар. Монда, авылда яшәүче әбиләр, хатын-кызлар, ир-атлар җыелган. Александра Долгова белән бергә уйнап-үскән Клара Фроловна да булган. Алар элгәре бергә "Су башы" на йөргәннәр.

«40-45 ләп кеше, 20 ләп машина бар иде. Шулкадәр халык җыелгач, сөенеп куйдык. Отец Андрей иман укып, суны аруландырды, соңыннан аны шушында җыелган әбиләргә өләштек», — диде чиркәүдәге эшләрне башкаручы Анна Лопатина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Плохо, что на руском нет страниц и каналов. Мой дед кряшэн, а я татарского не знаю(