Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында, балалар өчен бәйрәм ясаганнар.
Милли бәйрәмнәр, йола-уеннар балаларның аралашу, коммуникатив осталыгын, сөйләм телен үстерүгә дә зур ярдәм итә.
«Әлеге бәйрәм йолаларны саклау, яңарту максатыннан оештырылды. Халкыбызның элгәредән яратып уйнаган «Чүлмәк вату», «Кашыкка күкәй салып йөгерү», «Капчык киеп йөгерү», «Таяк тартыш» уеннары уйнатылды. Ә бәйрәмнең иң матур, кызыклы өлеше күз бәйләп, үзләренә ошаган бүләкне кайчы белән кисеп алу булды», — дип сөйләде Иванай авылы клубы җитәкчесе Нина Евдокимова.

Нина Евдокимова фотолар
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев