Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Юлия Губина: «Тарихны бергәләп язабыз»

«Туганайлар» газетасының баш редакторы Юлия Губина, 2024 елга нәтиҗә ясап, якынлашып килүче Яңа ел белән котлый.

Хөрмәтле газета укучыларыбыз, подписчикларыбыз! 

Шатлык-куанычларны бергә уртаклашырга, зур сынау алдында бердәм һәм бер-беребезгә терәк булырга өйрәткән 2024 ел да тарихта калып бара. Мөлдерәмә тулган күңелләрдә, бернигә карамый, киләчәккә якты өметләр яши. Җир шарыбыз тынычлыкка һәм кешелеклелеккә шундый мохтаҗ. Булганына, биргәненә мең шөкер итеп, чын күңелдән яхшыны телик. 

«Туганайлар» Татарстанда гына түгел, Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче керәшеннәрнең тарихи үткәне, бүгенгесе, гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре, уңган кешеләре, төрле борчулары турында язып, бик күпләрнең яраткан газетасына әверелде.

Бүген газетаның тиражы 1200 данә булып, ул — Татарстанның утыздан артык районында, шулай ук, Башкортстан, Удмуртия республикаларында, Красноярск краенда, Чиләбе, Мәскәү, Самара өлкәләрендә тарала.

«Туганайлар» — газета гына түгел, ә көндәлек яңалыкларны чыгарып баруа торган сайт, 60 меңнән артык подписчигы булган социаль челтәрләр һәм, боларга өстәп, үз проектларын булдырган медиа. Мәкаләләрне һәм видеоязмаларны меңәрләгән кеше укый, карый. 

Быел да без Россиянең цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгыннан махсус грант отып, авылларыбыздагы тормыш һәм патриотик тәрбия темасына язмалар әзерләдек. Редакциядә 7 хезмәткәр эшли. Алар барлык районнар, төбәкләр белән тыгыз элемтәдә торып, еш кына командировкаларга чыгып, газетаның һәр санын кызыклы, файдалы, кирәкле итеп чыгару өчен тырышалар. 

Газетага язылучыларыбыз һәм социаль челтәрләрдәге подписчикларыбыз, сез безгә ныклы этәргеч, мотивация бирәсез. Бу — редакция башкарган эшнең мөһимлеген һәм кирәклеген раслый. Керәшеннәрнең бердәнбер газетасы әле яши һәм киләчәктә дә яшәр дигән өмет уята. Подписка чорында, проектлар вакытында редакциябезгә матди һәм рухи ярдәм иткән дусларыбызга тау итеп, саулык телибез! 

«Туганайлар» газетасының һәр саны Россия һәм Татарстанның дәүләт архивларына китә, шунда саклана. Еллар узу белән, киләчәк буын «Туганайлар» битләреннән хәзерге керәшеннәрнең яшәеше белән кызыксыначак. Димәк, тарихны бергәләп язабыз. 

Киләсе 2025 ел — илебездә Ватан сакчысы елы. Шул уңайдан, халкыбызның батыр уллары, үрнәк гаиләләр һәм милли йолаларыбыз, йола-гадәтләребез темасына махсус проектлар әзерләдек. «Туганайлар» газетасы алга таба да үзенең төп миссиясен төгәл үтәп, укучыларын яңадан-яңа кызыклы язмалар белән куандырыр, дип ышандырабыз. Ә сез, керәшен җанлы тугры укучыларыбыз, безгә бу эштә теләктәшлек итәрсез дип ышанабыз. 

Яңа елда һәр гаиләгә ныклы саулык, бәхет һәм күкләр тынычлыгы телим! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев