Югары Мәлемдә балалар Сабантуена әзерләнәләр
Зәй районының Югары Мәлем авылында ел саен, Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан балалар өчен Сабантуй оештыралар.
Сабантуйга берничә көн кала мәдәният хезмәткәрләре балалар белән бергә бүләкләр җыярга чыккак, дип хәбәр итә «Зәй офыклары».
«Ата-бабаларыбыздан килгән милли йолаларыбызны, бәйрәмнәребезне балаларга да тапшыру максатыннан ел саен Балаларны яклау көнендә Сабантуй үткәрәбез. Һәр өйгә кереп бүләк җыябыз, матур теләкләр теләп бәйрәмгә чакырабыз. Балалар бәйрәмне көтеп ала, актив катнашалар. Алар өчен зур бәйрәм була», — дип сөйли мәдәният йорты директоры Лилия Сибгатуллина.
Бүләк җыю үзе бер бәйрәм төсен алган. Лилия Сибгатуллина сүзләренчә, авыл халкы балаларның күңелен күрергә тырышкан, барысы да аларның күңеленә хуш килә торган бүләкләр чыгарган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев