Югары Чура мәдәният йорты икенче дәрәҗә лауреат исемен яулаган
Кукмара район мәдәният йортында район күләмендә авыл җирлекләре арасында үткәрелгән “Театр яктылыкка, нурга илтә” бәйгесенә йомгак ясалды.
Югары Чура мәдәният йорты икенче дәрәҗә лауреат дипломы һәм акчалата сертификат белән бүләкләнгән.
“Әлеге чара кысаларында Мәдәният йорты сәхнәсендә тирән эчтәлекле, мәгънәле, шул ук вакытта күңелле 13 спектакль күрсәтелде. Үзешчән артистларның уйнавы көчле алкышларга күмелде”, – дип хәбәр итә “Хезмәт даны” газетасы.
“9-10 нчы декабрьдә Югары Чура авылы җирлеге үзешчән артистлары катнашында әзерләдек бу спектакльне. Туфан Миңнуллинның "Йөрәк маем" спектаклен район мәдәният йортында hәм Пчеловод авылында сәхнәләштердек. “Тамашачы бик җылы кабул итте безне, жюри составы да бик яхшы дигән бәя бирде”,– дип яздылар мәдәният хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев