Югары Әрнәш чигүчесе Полина Григорьева: «Бар төр чигүгә дә үзлегемнән өйрәндем»
Мамадыш районының Югары Әрнәш авылыннан Полина һәм Олег Григорьевлар тормышка үз кул эшләре, үз осталыклары белән матурлык өстәп яшиләр.
Югары Әрнәш кызы Полина сигез класс тәмамлап, Яр Чаллы шәһәренә чыгып китә. Анда бераз яшәгәч, авылдагы ут күршесе Олегка кияүгә чыга. Аларның иңне-иңгә куеп, тормыш сукмагыннан тату атлауларына — 41 ел. Полина түти 28 ел Югары Әрнәштә кибетче булып эшләгән, ә Олег дәдәй — шофёр. Ул әле бүгенге көндә дә «Татавтодор» акционерлык җәмгыятенең Мамадыш филиалы оешмасында Камаз машинасын йөртә.
Алар өч бала үстергәннәр, биш оныклары үсеп килә. Балалары барысы да Түбән Кама шәһәрендә, үз гаиләләре белән яши.
— Элек авыл зур иде, 200ләп хуҗалык булгандыр. Хәзерге вакытта нибары 24 хуҗалык, 40 тирәсе кеше яши, — дип искә алды ул.
Олег дәдәй яшьтән үк биергә яраткан, ә Полина түти чигү остасы булган. Ул чиккән тәре алъяпкычларын, мендәр тышларын күреп шаккаттык.
— Әни авылның оста тегүчесе иде. Ә мин чигүне күбрәк яраттым. Бар төр чигүгә дә үзлегемнән өйрәндем: тамбур чигешенә дә, шома чигүгә дә, крестиклап чигешкә дә. Элгәре бит чигү, бәйләү киң таралган иде. Балачактан ук яулыклар, «дорожка»лар чиктем. Үземә бирнә итеп тә мендәр тышлары, тәре алъяпкычы чиккән идем. Берара кирәге булмый торса да, соңгы елларда чигелгән әйберләрне сораучылар артты. Шуңа да күп чигәм. Чигү мине ял иттерә, тынычландыра. Ә чигелгән әйберләргә карап сөенәм. Алар милли мирасны саклау, яшьләрдә милли киемгә мәхәббәт тәрбияләү өчен дә әһәмиятле, — дип сөйләде кул эше остасы Полина түти.
Әле бәйләгән оек-башмакларын да санасаң, искитәрлек.
Биюче Олег дәдәй һәм тирә-яктагы матурлыкны нәфис-чигешләр итеп, тукымага күчерүче Полина түти, әнә шулай, көндәлек тормыштан ямь табып, кешеләргә шатлык өләшеп яшиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев