Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Йолдызнамә: сайлау алдында калырга мөмкинсез

13-20 ноябрьгә йолдызнамә.

Кучкар (21 март — 20 апрель)
Тирә-юнегездә бөтен әйберләр кабатланганын сизәсезме? Чөнки бер урында таптанасыз. Сезгә хәрәкәт кирәк. Уңай тәҗрибәме, тискәреме, иң мөһиме — адым ясау.

Үгезбозау (21 апрель — 20 май)
Сезнең телгә сез генә хуҗа. Ләкин сезнең сүзләрне башкалар да ишеткәнен онытмагыз. Алар ярдәмендә сез кеше йөзендә елмаю, ышаныч уята аласыз. Бу могҗиза түгелмени?!

Игезәкләр (21 май — 21 июнь)
Бу атнага сезнең максат — көзге яныннан узган саен, үзегезгә матур сүзләр әйтеп мактау. Үз-үзегезне яратмасагыз, башкалар сезне ничек яратсын?

Кысла (22 июнь — 22 июль)
Тормышны тау белән чагыштырсак, аның да югары һәм түбән өлешләре бар. Хәзер түбәндә булсагыз, бик тиздән кире биеклеккә күтәрелерсез, бары ышаныч кирәк.

Арыслан (23 июль — 23 август) 
Шәхси тормышыгызда яңалыклар көтелә. Ялгыз булсагыз, тормыш иптәшегезне дә очратып куюыгыз бар. Парлы арысланнарга исә, мөнәсәбәтләрнең яңа баскычына күчәргә тәкъдим ителә.

Кыз (24 август — 23 сентябрь)
Сезнең кәеф нәкъ урамдагы һава торышын хәтерләтә: я яңгыр, я кар, я кояш. Әлеге үзгәрешләрне кулда тота белсәгез бик әйбәт. Юк икән, өйрәнергә вакыт. Үзегезнең җәмгыятьтә яшәгәнегезне онытмагыз.

Үлчәү (24 сентябрь — 23 октябрь)
Кеше яңалыкны кабул итәргә өйрәнмәгән. Ләкин сезнең очракта, ул бары яхшы үзгәрешләр генә алып килер.

Чаян (24 октябрь — 22 ноябрь)
Ал күзлекләр күптән төшеп ватылды инде. Яңадан төзәтәм, ясыйм дип ник азапланасыз? Чынбарлык та бик матур, төсле бит.

Укчы ( 23 ноябрь — 21 декабрь)
Эчтән матур булган кеше генә, тыштан балкый ала. Бернинди кием, алкалар да сезгә хөрмәтне арттырмас. Ә сездә бит нихатле көч һәм дәрт бар, нигә кулланмаска...

Кәҗәмөгез (22 декабрь — 20 гыйнвар)
Рациональ булу әйбәт сыйфат, сүз юк. Ләкин, кызык өчен генә, нинди дә булса эшне планнаштырмыйча эшләп карагыз әле. «Шулай да була ала мени» дип әйтерсез аннары.

Сукояр (21 гыйнвар — 18 февраль)
Гади тел белән әйтсәк, утырып торырга да вакытыгыз булмас. Әйтерсең лә, бер эш тә сезсез эшләнми. Бу бит сезнең кирәклегезне аңлата. Моңа ачуланырга кирәкми.

Балык (19 февраль — 20 март)
Кеше гел сайлау алдында тора: һөнәр, гаилә, дуслар сайлау. Кайбер адымнар гомумән безнең тормышны кире якка борып җибәрә. Менә шундый сайлау алдында калырга мөмкинсез, яхшылап уйлагыз, киләчәккә йогынтысы зур. 

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев