Бу хакта Россия Хөкүмәте сайтында хәбәр ителә.
Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин календарьда яңа һөнәри бәйрәм — математик көнен беркетергә боерган. Бәйрәм кышның беренче көнендә — 1 декабрьдә билгеләп үтеләчәк. Әлеге инициатива белән Мәскәү дәүләт университеты ректоры Виктор Садовничий чыккан.
«Бәйрәм датасы итеп 1 декабрьне — күренекле рус математигы Николай Иванович Лобачевскийның туган көнен куярга тәкъдим ителә. Имзаланган боерык белән мәгариф министрлыгына кабул ителгән карарны ике ай эчендә кирәкле норматив хокукый акт белән ныгыту йөкләнде», — диелә хәбәрдә.
7 апрельдә Россиядә яңа һөнәри бәйрәм — электрон сәнәгать хезмәткәре көне барлыкка киләчәк дип хәбәр ителә. Мондый бәйрәм булдыру инициативасы белән Россия Фәннәр академиясе президенты Геннадий Красников чыгыш ясаган. Тармак вәкилләре аның фикерен хуплап алган.
Нет комментариев