Россиядә июнь аенда эшсезлекнең кимүе күзәтелгән.
Шушы елның май ае белән чагыштырганда, июньдә эшсезлекнең кимүе ачыкланган. “Росстат” мәгълүматы буенча, эшсезлек – май аендагы 3,2 процент урынына, июньдә 3,1 процент тәшкил иткән.
Шул чорда безнең илдә эшсезләр саны 2,4 миллион булган, ә эш көчендәгеләр (15 яшьтән алып) – 75,9 миллион.
Ирләргә караганда, эшсез хатын-кызлар күбрәк (барлык эшсезләрнең – 50,1 проценты).
Илдәге барлык эшсезләрнең 0,8 миллионы – авыл халкы, 1,6 миллионы — шәһәрләрдә яшәүчеләр. Шәһәрләр белән чагыштырганда авылларда кешеләрнең азрак булуын исәпкә алсак, авыл халкының – 4,4 проценты, ә шәһәрләрдә торучыларның 2,7 проценты эшсез.
Татарстанда да эшсезлек мәсьәләсендә шундый ук хәл күзәтелә: рәсми рәвештә эшсез булып теркәлүчеләр саны кими – июнь аенда андыйлар нибары 0,3 процент булган. Рәсми төстә теркәлгән эшсезләрнең иң күбесе Түбән Кама, Саба һәм Әгерҗе районнарында икән. Ә иң аз эшсезләр Лаеш, Минзәлә, Ютазы районнарына туры килә.
Нет комментариев