Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ярты гасырлык курчакны киендерә

Зәй шәһәрендә яшәүче Надежда Волкова агач кашыкларга төрле бизәкләр төшерә, милли керәшен киемнәре, читекләр тегә.

Надежда Петровна Зәйдәге балалар бакчаларының берсендә тәрбияче булып эшли. Быел укытучыларның профессиональ бәйрәмендә Надежда Волковага, озак еллар дәвамындагы тырыш һәм намуслы хезмәте өчен, шәһәр мәгариф бүлегенең Мактау грамотасы тапшырылды. Надежда Петровна төркеменә йөрүче малайлар һәм кызларның һәр иртәдә бакчага теләп килүләре дә аның зур тәҗрибәгә ия тәрбияче булуы, балаларны яратуы турында сөйли.

Үз төркеменең шөгыльләр бүлмәсендә ул әтисе Петр көйләп биргән сәгатьләрдән музей почмагы да ясаган. Балаларга ул сәгатьләрне үзенең әтисе җыйганлыгын, аның сәләтле оста икәнен сөйли. Шул кул сәгатьләре музее аша балаларны илебез тормышы, тарихы белән таныштыра. 

Надежда Петровна үз куллары белән агач кашыкларга төрле бизәкләр төшерә, курчакларга — киемнәр, читекләр, түбәтәйләр һәм милли керәшен киемнәре тегә. 

Балалар бакчасында эшләүче тәрбияче Надя үзенә әти-әнисе кечкенә чакта алган курчакны 46 ел буе саклый. Юк, аның ул курчагы шкафның эчке бер почмагында тузан җыеп ятмый. Ул, ел фасылларына карап, аның киемнәрен алмаштырып тора. Курчак өчен киемнәрне үзе тегә, бәйли. 

Буш вакытларында Изге Ана һәм Изгеләрнең төсләрен сәйлән, чигү җепләре белән чигә. Төрле кыргый хайваннар, җәнлекләр сурәтен кәгазьгә төшерә. Бигрәк тә, бүре, фил рәсемнәре ясарга ярата. Көнкүрештә кирәкле төрле тартмаларны да үз куллары белән матур итеп ясый.

Кул эше остасы Надежда Петровна, чыгышы белән Сарман районының Ләке авылыннан булган әнисе Пелагея түти шикелле үк, өендә дә, бакчасында да матур гөлләр үстерә. Табыныннан ел буе гаиләсе белән бергәләп үз бакчаларында үстергән яшелчә, җиләк-җимеш өзелми аның. Ире, Ләке керәшене Юрий да, уллары Кирилл һәм Вениамин да аның олы таянычлары, тормышта ныклы терәкләре.

Анастасия ШӘЙМӘРДАНОВА.
Лаеш районының Усад авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хэерле кичлэр , б/у минем мамаНын бер туган энекэшенен кызы -Надя , мама бик яратты племяницасын , бик зур рэхмэт минем туганымнын сэлэтлэре турыннда язган очен