Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Янсуардагы кызыклы атамалар

Әлеге язманы безгә Питрәч районының Янсуар авылында туып, шунда ук гомер итүче Екатерина Яковлева язып җибәрде.

Туган як ул без туып-үскән авылдан, бишектән, әти-әни йорты бусагасыннан тәүге адымнарыбызны атлап киткән җирдән башлана.

“Минем туган авылым Янсуар - Нырсинка елгасы буена район үзәгеннэн 35 чакырым ераклыкта урнашкан. Авылыбыз табигатьнең бик матур кочагында утыра. Чуаш очы ягы Янсуар дип, Казак очы ягы Нырсуар дип йөртелә. Нырсинка (җирле халык телендэ Инеш дип йөртелә) елгасының Мишә елгасына кушылган өлеше дә нәкь безнең авылның янәшәсендә генә. Табигатьнең шушы күренеше бик күпләрнең игьтибарын үзенә җәлеп итә.

Янсуар авылы Талкыш, Түбән авыл, Тегермән тавы, Раевка авылларының үзәге булып тора. Янсуар, Талкыш, Түбән авылда керәшеннәр, Раевка авылында руслар яшәгән. Тегермән тавы авылында керәшеннәр белән руслар катнаш.

Борынгы язмалардан күренгәнчә, 1884 елда Казан сәүдәгәре П.В. Щетинкин Янсуарда Покров чиркәве төзи hәм хатын-кызлар мәктәбе ача. Бу чиркәугә бик күп еллар  кешелэр ял көннәрендә, бәйрәмнәрдә йөри торган булалар. Соңрак чиркәү бетерелә.

Бер гасырдан артык вакыт үтсә дә, чиркәү үз ямен югалтмый. Авыл халкы ерак юлга чыкканда да, берәр эшкэ алынганда да анда килә.

Авылыбызның матур атамалары да шактый. Аларның hәрберсе күңелгә бик якын hэм кадерле.

1. Елгалар.

Сергей елгасы – авыл башындагы бер урамны аерып тора. Язгы ташу көчле булганда су күпер өстеннән дә ага. Сергей исемле ир бала суга баткан, дигән мәгьлумат бар халыкта.

Чәбе елгасы – сазлык, Шабулат авылына таба сузылган.

Пошкәтәр елгасы – чуаш зираты янында.

Бурсык елгасы – Раевка авылы өстендә.

Кызыльяр – Казак очы зиратының аскы өлешендә.

2. Таулар.

Әче тау - инешнең арьягында. Эҗем тавы, дип тә йөртелгән. Тау остендэ бик каты сугыш булган, куп кан коелган, шуңа Әче исеме кушылган. Сарсаз тавы –  Казак очы зираты янында.

3. Күлләр.

Сулы куак – авыл башында. Балыклы кул – Казак очы болыны, сарык көтүен көтә торган җирдә. Ясалма кул – Тегермән тавы авылының тавын менгәч, сульякта, 1913 елны казылган. Үле Мишә – Югары басуга таба, Сарсаз тавы янында.

4. Әрәмәләр.

Казак очы, Әсүк әрәмәсе. Авыл халкы бу әрәмәләрдән юлны бер дә өзми. Анда кара, кызыл карлыган, кура җиләге, балан, шомырт, миләш, колмак бик куп үсә.

5. Әби урманы.

6. Югары басуга менә торган юлны  "Урта юл" диләр.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев