Яңа Усы кызы, «без яшьләргә кытай теле дә бара» дигән Викториянең тормышы
Әмәкәй авылында яшәүче Виктория һәм Фирдәвес Газетдиновлар 42 ел бәхетле гомер итәләр.
Виктория — Яңа Усы авылы кызы, алар гаиләдә дүрт бала үсә. Әтисе Александр — хәрби, хөкүмәт эшендә хезмәт куя: укытучы, колхоз рәисе булып эшли.
— Сугыш ветераны иде әтиебез. Кайда гына эшләсә дә, сугыш ветераннарын хөрмәтләп, аларны кайгыртып яшәде. Ул һәрвакыт: «Сугыш кына булмасын! Бик куркыныч нәрсә ул. Балаларыбызга сугыш күрергә язмасын!» — дип кабатлый иде, — дип, әтисен искә ала Виктория.
Әниләре Магдалина пионерлар белән эшләгән, балалар тәрбияләү буенча хезмәт куйган.
8 класс тәмамлагач, Минзәлә педагогия училищесына юл тота Виктория. Әтисе: «Укытучы булырга кирәк, кызым. Укытучы — бик хөрмәтле һөнәр. Мин кайда гына эшләмәдем, иң яраткан эшем укытучылык булды», — дип киңәш бирә аңа.
Училищеда Виктория – башлангыч класс укытучысы белгечлеген, аннан Алабуга педагогия институтында югары белем ала. Хезмәт юлын Салауз-Мухан мәктәбендә башлый.
— Мине эшкә өйрәтүче, укытучы һөнәренең серләренә төшенергә ярдәм итүче мәктәп директоры Мирхаҗиан абый Хәйдәров булды. Бераз эшләгәч, туган авылыма — Яңа Усы мәктәбенә эшкә чакырдылар. Ул вакытта яңа мәктәпне салып кына бетергәннәр иде әле. Мәктәп директоры Феликс Шәмсиев татар теле кабинетын ясарга чакырды. Роно мөдире Зәйнак Вәлиев: «Үзең — башлангыч класслар укытучысы, үзең татар теле, математика укытасың. Ничек була инде бу?» — дип сорады. Мин дә аптырап калмадым: «Без яшьләргә кытай теле дә бара», — дип җавап бирдем, — ди Виктория.
Аның ире, шушы районының Әмәкәй авылы егете Фирдәвес Газетдинов хәрби диңгез авиациясендә хезмәт итә. Хәрби хезмәттә калырга кыстасалар да, туган авылына кайта. Кышкы чорда фермада эшли Фирдәвес. Югары белем алу теләге дә тынгы бирми. Әнисе дә: «Улым, укы! Берүземә генә авыр булса, укуыңны читтән торып дәвам итәрсең. Әлегә йөреп торам, укы!» — ди.
Фирдәвес Казан авыл хуҗалыгы институтына юл тота. Механика факультетына керергә теләсә дә, әнисенең сүзләрен истә тотып, читтән торып уку мөмкинлеге булган агрономияне сайлый. Өч ел укыгач, читтән торып уку бүлегенә күчеп, авылга кайтып, колхозда эшли башлый. Һөнәре аңа гомерлек һәм бердәнбер мәхәббәтен – Викторияне табарга да ярдәм итә.
Беренче тапкыр егет кызны Мөслимнән мотоциклга утыртып алып кайта. Усыда төшереп калдырганда: «Эх, бу кыз белән танышырга иде!» — дип уйлый. Тик: «Мотоциклны сүндерсәм, кабыза алмыйча оятка калырмын», — дип кыенсына Фирдәвес.
Ул чорда Мөслимгә юл Яңа Усы аша уза. Әмәкәйдә агроном булып эшләүче Фирдәвес, Мөслимгә төшкәндә, сирәк булса да Викторияне очраткалый. Егет ипләп кенә кызның кылларын тарткалый.
— Фирдәвесем бик тыйнак һәм йомшак кына сөйләшә иде. Мин, ул сөйләшкәнгә куанып, Мөслимгә төшкәнче аның белән көлешеп, сөйләшеп барам. Кайтканда, Фирдәвес автобуста булса, миңа да үзе яныннан урын алып кала. Мотоцикл белән булса, мине дә утыртып алып кайтырга тырыша, — ди Виктория.
Егет тә югалып калганнардан түгел: Викториянең туган йортын табып, кызның бабасы белән очраша.
— Фирдәвеснең кулы шешеп, Иске Карамалы участок дәваханәсендә дәваланды. Бер кулы, бәйләп, җилкәсенә асылган, икенче кулы белән мотоцикл рулен тотып, бабай янына килгән. Без барыбыз да эштә. Бабай белән сөйләшеп утырганнар. Шулай итеп, иң элек бабабызның күңелен яулады ул, — ди Виктория Газетдинова.
Кыз яшәгән йортка аяк баскач, Фирдәвес абый андагы чисталыкка, пөхтәлеккә шакката. Викториянең уңган хатын булачагын шул вакытта ук күңеленә салып куя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев