Яңа ел төнендә республикабызда 2,5 меңнән артык полиция хезмәткәре эшләячәк
Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстанда 113 чыршы шәһәрчеге эшләячәк, шуларның 43е – Казанда.
Узган ел шугалакларда, паркларда һәм чыршы шәһәрчекләрендә Яңа ел төнендә 120 меңнән артык кеше булган. Бу хакта бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының җәмәгать тәртибен саклауны һәм җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру идарәсе җитәкчесе Евгений Прытков Яңа ел каникуллары чорында Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында бәйрәм чараларын уздыруга һәм иминлекне тәэмин итү чараларына багышланган брифингта сөйләде.
«6-7 январьда Раштуа бәйрәменә багышланган тантаналы гыйбадәт Татарстанның 43 шәһәрендә һәм муниципаль районында уза. 30 меңнән артык кеше көтелә», - дип сөйләде Евгений Прытков.
Ул билгеләп үткәнчә, республика халкының һәм кунакларының иминлеге мәсьәләсе өстенлекле булып кала.
«Без көчәйтелгән режимда эшләячәкбез. Хәл катлауланган очракта безнең резервлар бар. Яңа ел төнендә Эчке эшләр министрлыгының 2,5 меңнән артык хезмәткәре җәлеп ителәчәк», - дип сөйләде җәмәгать тәртибен саклауны һәм Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм ТР буенча министрлыкның җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне оештыру идарәсе җитәкчесе.
Бәйрәмнәр белән бергә укучыларның каникуллары башлана. Полиция хезмәткәрләре ел саен рейдлар үткәрәчәк.
«Узган ел республикада Яңа ел бәйрәмнәре чагыштырмача тыныч узды», - дип билгеләп үтте Прытков.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев