Бу Татарстан Гидрометеорология үзәге фаразыннан күренә.
19, 20 һәм 21 октябрьдә республикада яңгырлы һәм урыны белән юеш карлы болытлы һава торышы фаразлана.
19 һәм 20 октябрьдә һава температурасы төнге сәгатьләрдә 0..+3 градуска кадәр һәм көндезге сәгатьләрдә +4..+9га кадәр тәшкил итәчәк. 21 октябрьдә суыта: төнлә +3тән -2 градуска кадәр көтелә, көндез термометр баганалары +2..+7дән югары күтәрелмәячәк.
Якшәмбегә каршы төндә, 22 октябрьдә, төбәкнең көнчыгышында яңгыр һәм юеш кар рәвешендә аз күләмдә явым-төшемнәр сакланачак. Көндез явым-төшемнәр бик аз. Һава температурасы төнлә 0..-3 градус, көндез 0..+4 градуска кадәр тәшкил итәчәк.
Метеорологларның беренчел мәгълүматларына караганда, дүшәмбе, 23 октябрьдә, чираттагы циклон башлану белән Татарстанда янә катнаш характердагы явым-төшемнәр булачак. Төнлә температура 0..-4 градус фаразлана, көндез +1..+6 градуска кадәр җылыта.
Александр Биканов фотосы.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев