Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ял көннәрендә Татарстанда салкынайта

Татарстанда кыска вакытлы эссе көннәрдән соң ялларда салкынча һава торышы киләчәк.

Бу фаразларны Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге таратты.

Иртәгә, 18 августта, төнлә һәм иртән явым-төшем ихтималы аз, кайбер районнарда томан төшәргә мөмкин.Көндез «атмосфера фронты якынаю сәбәпле» урыны белән кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин. Төнлә һава температурасы +12..+17 градус (көнбатышта +20 градуска кадәр), көндез +29..+34 градус фаразлана.

Шимбә, 19 августа, төнлә явым-төшем ихтималы аз. Әмма иртән һәм көндез төбәк аша салкын атмосфера фронты уза, шул сәбпәле, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, кайбер районнарда яшен һәм көчле җил көтелә. Төнлә һава температурасы +14..+19 градус була. Көндез һава температурасы алдагы көннәргә караганда төшә һәм +24..+29 градус тәшкил итә.

Якшәмбе, 20 августта, төнлә көньяк районнарда кыска вакытлы яңгыр явачак, көндез явым-төшеп ихтималы аз. Төньяк һава агымы Татарстанга чагыштырмача салкын һава торышы алып килә. Төнлә +7..+12 градус, көндез +20..+25 градус фаразлана.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, дүшәмбе, 21 августта, республикада һава торышы үзгәрми. Явым-төшем ихтималы элеккечә аз, көндез һава температурасы +20..+25 градус фаразлана.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев