Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Я.Емельянов исемендәге үзәктә Минзәлә керәшеннәре декадасы башланды

11-21 ноябрьдә халыкны Минзәлә ягындагы керәшен авыллары, аларның тарихы һәм хәзергесе, йола һәм бәйрәмнәре, уңган кешеләре, ул яктан чыккан күренекле карендәшләребез белән таныштыралар.

Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең 2021 елда башланган «Җакын дуслар җыелышкач» проекты дәвам итә.

Аерым алганда, социаль челтәрләр аша, Югары һәм Түбән Юшады, Мәлкән, Кадрәк авыллары, аларның тарихы турында сөйлиячәкләр.

14 ноябрьдә — Ибану тәбәсе, ә 20 ноябрьдә кабак тәкәсе пешерү буенча мастер-класслар оештырыла.

16 ноябрьдә Яңа Мәлкән авылыннан «Айбагыр» балалар фольклор ансамбле белән танышу көтә, аларның «Алма Спасы»на багышланган чыгышлары да ошар. Социаль челтәрләрдә, шулай ук, «Айбагыр»ның «Аулагый»лы чыгышын да карарга мөмкин.

18 ноябрьдә — Яңа Мәлкән авылының «Мәлкәнәй», 19 ноябрьдә Кадрәкнең «Туганайлар» халык фольклор ансамбльләрен күрергә, аларның җыру-биюләре белән танышырга була.

Советлар Союзы Герое Саммуил Тапиков (18 ноябрь), Минзәлә төбәге үсешенә лаеклы өлеш керткән Георгий Куприянов (13 ноябрь), медицина фәннәре кандидаты Михаил Григорьев (14 ноябрь), танылган укытучы Зинаида Казакова (17 ноябрь), Түбән Юшады авылы клубы җитәкчесе Наталья Чепкасова (20 ноябрь) һәм башка күренекле кешеләр белән онлайн очрашулар да кызыклы булыр. 

21 ноябрьдә шәхси музейда Арзамасовлар ыруы тарихы белән танышу да көтә. Минзәлә ягы керәшеннәре ункөнлеге, 21 ноябрьдә, традиция буенча, Җәкәү йортында (Худяков урамы, 11нче йорт «Җакын дуслар җыелышкач» дигән концерт белән төгәлләнәчәк.

* * *

Минзәлә районы Татарстан Республикасында карендәшләребез төпләнеп яшәүче төбәкләрнең берсе. Минзәлә районы Татарстан Республикасының төньяк-көнчыгышында урнашкан. Көньякта — Мөслим, көнбатышта - Тукай, көньяк — көнбатышта — Сарман һәм көнчыгышта - Актаныш районнары белән чиктәш. Минзәлә районында гомер итүче керәшеннәр күпчелек Минзәлә елгасы буенда төпләнгәннәр.

Минзәлә районы территориясендә 70 торак пункта 30 меңгә якын кеше яши. Минзәлә районының 4 торак пункты, алар: Түбән Юшады, Югары Юшады, Кадрәк, Мәлкән керәшеннәр күпләп төпләнеп яшәүче авыллар булып тора. Шул ук вакытта керәшеннәр Минзәлә шәһәрендә һәм башка авылларында да яшиләр.

Бүгенге көндә районда керәшен җыруларын, биюләрен, йола-гадәтләрен саклауны бурыч итеп куйган фольклор коллективлар актив эшчәнлек алып бара. Алар:
«Мәлкәнәй» керәшен халык фольклор ансамбле, Яңа Мәлкән авылы,
«Айбагыр» балалар керәшен фольклор ансамбле, Яңа Мәлкән авылы,
«Туганайлар» керәшен фольклор ансамбле, Кадрәк авылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев