Һава торышы кискен үзгәрә
Хәбәрләр

Һава торышы кискен үзгәрә

Татарстанда аномаль эссе һава торышы көтелә.

18 – 23  апрельда Татарстанда уртача тәүлеклек һава температурасы 9-15 градуска нормадан югары булачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бу вакытта масималь һава температурасы +19..+27 градус тәшкил итәчәк», дип кисәтә синоптиклар.

Татар-информ

Алина Кондратьева фотосы


Нет комментариев