Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Һәр көнгә көнгә куанып яшәүче Анна Мустаева

Балык Бистәсе районының Иванай авылында яшүче Анна Мустаева 95 яше чиген үтсә дә, балаларын һәм оныкларын һәрчак тәм-том пешереп каршы ала.

Хәзерге вакытта Анна түтинең сигез оныгы, шул оныкларының уналты баласы бар. «Кайтуларын көтеп кенә торам, тәм-том пешереп куям. Аларның җыелуы зур бәйрәм кебек», — дип сөйли ул үзенең якыннары турында.

Анна түти Мустаева — сугыш чоры баласы. Ачык йөзле, кунакчыл Анна түтинең әле хәзер дә зиһене нык, балачагын да, мәктәп елларын да яхшы хәтерли.

1929 елның 16 январенда Александра һәм Федор Ильиннар гаиләсендә дөньяга килә ул. Анна дүрт классны тәмамлаган 1941 елны сугыш башлана. Әтиләре фронтка китә, әниләре Сандра кочагында алты бала кала. Йорттагы барлык эш балалар арасыннан иң өлкәне булган унике яшьлек Аня җилкәсенә өелә. Шунлыктан аның дәресләргә йөрерлек мөмкинлеге булмый. Әмма күпмедер вакыттан соң, «мәктәптә укуыңны дәвам итмәсәң, акча түләтәчәкләр» дигән сүзләр Аннаны күрше авылда җиденчегә кадәр укырга мәҗбүр итә.

1942 елда фронттан алар гаиләсенә Федор Ильинның һәлак булуы турында хәбәр килә. Ә унбер елдан әниләре дә дөньядан китеп бара. Шулай итеп, Аннага үзеннән кече биш туганына ныклы терәк булырга туры килә, ул аларга белем алырга, тормышта үз юлларын табарга булыша.

Мәктәпне тәмамлагач, тракторчы һөнәрен үзләштергән һәм колхозда эшләүче Анна 25 яшендә авылдашы Михаилга кияүгә чыгып, ике кыз һәм өч малай үстерәләр. Анна амбарда бригадир да була, фермада дуңгыз да карый, сөт тә җыя. Ире җәй көннәрендә — пилорамда, ә кышын фермада эшли. Лаеклы ялга чыгып, матур гына яшәп ятканда Михаил мәңгелеккә күчә. 1988 елның августында Анна тол кала. Язмыш ачысыннан качып булмый, ике балаларын да югалта алар.

Һәркем дә 95 яшькә җитә алмый, Анна түтинең бертуганнарыннан берсе дә исән түгел инде. 36 ел ялгызы яшәүче түти янына кызы һәм уллары еш кайтып йөриләр, оныклары да җыела. Ә өлкән кешегә күп кирәкмени?! Нибары сәламәтлек һәм бераз гына игътибар булса, алар шуңа да шат, аларга шул да җитә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев