Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Григорий Петров: «Тукай районы керәшеннәре традицияләребезне саклау өстендә нәтиҗәле эшли»

«Тукаевский водоканал» оешмасы директоры, Тукай районы керәшен оешмасы җитәкчесе 2024 елга йомгак ясый.

— Һәр ел үзенчәлекле. Аны чагыштырып булмый. Безнең районда керәшеннәр күп түгел. Бордыда, Мәләкәс, Аулаш һәм Куян (Яңа Җирекле) авылларында яши карендәшләребез. Иске Җирекле дә керәшен авылы иде, хәзер анда бер генә урамда карендәшләр калды.

Зәй районының Кабан Бастырык авылында тусам да, 3 яшьтән Бәткедә яшим. Андагы 5 мең кеше арасында төрле милләт вәкилләре бар. 

Тукай районын керәшеннәр күпләп яшәүче Зәй белән дә, Питрәч районы белән дә чагыштырып булмый. Республикада халык саны буенча Казаннан гына калыша торган Яр Чаллының якын булуы да үз ролен уйный. Халык шәһәр тормышына тартылганлыктан, үз традицияләребезне саклау һәм яңарту күп тырышлык таләп итә. Шул шартларда да үзебезнең Рождество, Пасха, Питрау шикелле бәйрәмнәрне сакларга, уздырырга тырышабыз. 

«Туганайлар» газетасын укып, танышып торабыз. Эшмәкәр буларак, мин үзем генә дә 27ләп кешене үзебезнең «Тугайлар»га яздыртам. Яңа 2025 елга да Мәләкәс һәм Бордыда 27 кешене яздырттым. Подписка ясау өчен, авыл җирлеге башкарма комитетыннан пенсиядәге карендәшләр исемлеген бирәләр. Бикләннән һәм Бәткедән дә беничә керәшенгә 2025 елга «Туганайлар» яздырттым, укысыннар, үзләренең керәшен икәнелеген онытмасыннар. 

2025 елда да Тукай районы керәшеннәре «Туганайлар» белән бергә булырлар, газетаны укып, башка районнардагы, төбәкләрдәге керәшеннәр тормышы белән танышырлар. Еллар имин килсен, тынычлык һәм эш булсын. Эше барның ашы була аның...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев