Быел 1 апрельдә башланган язгы чакырылыш 15 июльгә кадәр дәвам итә.
Сроклы хәрби хезмәткә 18-27 яшьлекләр алына.
«Татар-информ» хәбәр итүенчә, Татарстаннан инде 2 меңнән артык егет сроклы хезмәткә киткән.
Россия Кораллы Көчләренең Ерак Көнчыгыштагы гаскәрләрендә хезмәт итәчәк ул егетләрне, хезмәт урыннарына кадәр медицина хезмәткәрләре озата бара. Поездның вагон-ресторанында алар өчен кайнар аш та булачак.
Нет комментариев