Элҗен көнен кайда һәм ничек уздырдылар?
Элҗен көне - 2 августта билгеләп үтелә торган иң әһәмиятле православие бәйрәмнәренең берсе. Бу көн изге Илья истәлегенә багышлана. Элҗен көнен республикабызның төрле районнарында гына түгел, күрше республикага барып та бәйрәм иткәннәр.
2 августта Удмуртиянең Грахов районындагы Түбән Тыловай авылында керәшен мәдәнияте фестивале узган. Шул уңайдан, Элҗен көнен дә билгеләп үткәннәр. Анда Менделеевск районының иҗат коллективлары катнашкан. Сәйтәк авылы үзешчәннәре белән беррәттән ,“Туганайлар”, “Карендәшләр” керәшен җыр һәм бию ансамбльләре бәйрәм кунакларын үзләренең чыгышлары белән шатландырган.
Тукай районының Мәләкәс авылында да Элҗенгә җыелганнар. “Питрау” фольклор коллективы табигать кочагына чыгып, җырлый-җырлый, шифалы үләннәр җыйганнар. Элҗен көненең тарихын искә төшергәннәр. Элгәре бу изге көнне яңа уңыштан ипи сала торган булганнар. Шушы йоланы үтәп, Александра Ванифатова белән Зинаида Иванова үзләре пешергән ипи белән ансамбльдәгеләрне сыйлаганнар, шулай ук, яшь бәрәңгедән дә авыз иттергәннәр.
Чистай районының Бахта авылы клубы хезмәткәрләре Элҗен көненә багышланган җырулы, уенлы бәйрәм үткәргәннәр. Бу бәйрәмдә катнашучылар шушы изге көннең тарихы һәм аңа бәйле йола-гадәтләр белән танышканнар. Бәйрәмне конкурслар һәм уеннар бизәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев