Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чистайда — үрдәк өмәсе

Чистай шәһәренең «Багалмам» ансамбле уңганнары үрдәк өмәсе уздырдылар.

Элек-электән, әби-бабайларыбыз, көннәр суытып, салкыннар башлану белән, каз өмәсе үткәрделәр. Каз өмәсе карендәшләребезнең көтеп ала торган күркәм йолаларыннан берсе булган. Бу эш күп көч һәм вакыт сораганлыктан, авылдашлар аны күмәкләшеп башкардылар.

Быел шул йоланы Чистай шәһәренең «Багалмам» керәшен фольклор ансамблендә җырлап йөрүче уңганнар бергәләп яңартырга булдылар. «Багалмам» ансамбле солисты Вера Новикова күп итеп үрдәкләр үстергән. Вера Петровна үзенең үрдәк өмәсе оештырырга теләвен әйткәч, «Багалмам»дагылар аны хуплаганнар.

Үрдәк өмәсе каз өмәсеннән берни белән дә аерылмады: үрдәкләрне суйганнан соң, түтиләр аларның тиз генә йонын йолкыдылар. Гадәт буенча, җырлый-җырлый, чишмәгә дә барып, үрдәкләрне юдылар:

Каз канаты каурый-каурый,
Хатлар язарга ярый.
Уйнамагач та, көлмәгәч,
Бу дөньяга нигә ярый?

Өмә тәмамлангач, барысы да мул табында үрдәк бәлеше ашап, тәмле коймак һәм хуш исле чәй эелән сыйландылар. Бу искиткеч милли традицияне бәйрәмчә үткәреп җибәрделәр.

«Багалмам» ансамбле җыручылары җәренгә дә бу йоланы дәвам итәргә дигән теләктә таралыштылар.

Елизавета ЦЫГАНОВА.
Чистай шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев