Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чистай делегациясе Кантемиров дивизиясендә хезмәт итүче якташлары белән очрашты

Мәскәү өлкәсенең Наро-Фоминск шәһәрендә урнашкан бу дивизиядә Чистай районыннан бүгенге көндә 26 егет сроклы хәрби хезмәт үтә.

Алар арасында Бахта авылыннан керәшен егетләре Станислав Огурцов һәм Виталий Шишков та бар. 

Чистай муниципаль районы делегациясенең Кантемиров дивизиясендә сроклы хәрби хезмәт үтүче якташлары белән очрашулары 28 майда булган. Традиция буенча, бу көнне биредә «Татар ашлары көне» уздырылган. Чәй табынында егетләрнең үз туган якларыннан — Чистайдан ук алып киленгән чәкчәк, бавырсак, пәрәмәч һәм башка тәм-том да урын алган. Моннан тыш, егетләрнең һәрберсенә туган як күчтәнәче — азык-төлек салынган пакетлар да тапшырганнар.

Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов җитәкчелегендәге делегациядә муниципаль район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе, җирле керәшен оешмасы җитәкчесе урынбасары Алексей Ефимов, Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Чистай районындагы җәмәгатьчелек ярдәмчесе, район советы депутаты, җирле керәшен оешмасы члены Геннадий Осипов һәм, шулай ук, Кантемиров дивизиясендә хезмәт итүче өч егетнең әниләре дә бар иде. 

Табын янында уздырылган очрашуда комдив үзе дә катнашкан. Ул Чистай егетләренең Ватан каршындагы изге бурычны намус белән үтәүләре, тиешле хәрби хәзерлеккә зур җаваплылык белән караулары турында сөйләгән. Яхшы хезмәтләре өчен, аларны дембельгә берәр көн алданрак җибәрербез дип тә әйткән. Бу сүзләргә егетләр шатланмый калмагандыр, ә Чистайдан килгән рәсми делегация горурлык хисе кичергән. Димәк, үз егетләре ышанычны аклый! Ә бу — якташлары өчен бик тә мөһим. Билгеле булганча, Наро-Фоминск белән Чистай — 2011 елдан инде тугандаш шәһәрләр. Шул вакыттан алып, ике арадагы килешү нигезендә, Чистай районыннан армиягә алынган егетләр биредәге Кантемиров дивизиясендә сроклы хәрби хезмәт үтәләр. 

— Дивизиянең махсус музеена чиркәү-керәшен телендә язылган Псалтырь һәм Акафистник бүләк иттем. Юлга чыгар алдыннан Алекссевск округы благочинные протоиерей Павел Чурашов белән киңәшләшкән идем. Ул да хуплады. Дивизиядә Изге кенәгәләребез дә бар. Теләкләре булса, анда хезмәт итүче керәшен егетләребез укыр. Туган яктан, әти-әниләреннән еракта хәрби хезмәт үткәндә Изге кенәгәләр аларга ныклык бирер, — дип сөйләде Чистай керәшен оешмасы җитәкчесе урынбасары Алексей Тихонович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев