Чаллыдан Амелия Павлова халыкара конкурста 1нче дәрәҗә лауреат булды
Халыкара X Илһамият– Вдохновение» конкурс-фестивале нәтиҗәләре билгеле.
Бәйгенең максаты - талантлы балаларны һәм яшүсмерләрне барлау, татар теле һәм Идел буе төбәгендә яшәгән халыкларның телләрен популярлаштыру, милли мәдәниятне һәм йола-гадәтләрне пропагандалау. Талантлы яшьләрнең аннары Казан дәүләт мәдәният институтына укырга кергәндә өстенлекләре дә булыр дип көтелә.
Конкурста татар, рус, Идел буендагы башка халыклар һәм, шулай ук, БДБ илләреннән дә катнаштылар.
Конкурска эшләр 15 ноябрьгә кадәр кабул ителде. 20 ноябрь көнне конкурсның финалына узучылар исемлеге билгеле булды. Алар арасында Чаллыдан талантлы кызыбыз Амелия Павлова да бар. Бу көннәрдә конкурсның нәтиҗәләре билгеле булды. Амелия “Вокал сәнгате” номинациясендә 1нче дәрәҗә лауреат исемен яулады.
"Үзем һәм якыннарым өчен бу – зур сөенеч. Мондый конкурсларда катнашу киләчәккә тагын да зуррак хыяллар, өметләр бирә. Җырларның барысын да яратам, әлбәттә үзебезнең керәшен җыруларын башкару аеруча ошый",– диде Амелия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев