Чаллыдан Агаповлар «Тарихта без эзлебез» фестиваленең зона этабына узганнар
Яр Чаллының «Родник» халыклар дуслыгы йортында «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» фестиваленең муниципаль этабы узды.
Фестивальнең муниципаль этабында барлыгы 10 гаилә катнашкан. Ул 2 этаптан торган: катнашучылар милли ризыклардан өстәл корып, коймаклар, пироглар һәм башка тәм-том белән кунакларны каршы алганнар. Ни өчен нәкъ әлеге ризыкларны пешергәннәре турында да сөйләгәннәр.
Икенче этапта үз гаиләләре белән таныштырып, зур экранда шәҗәрәләрен күрсәткәннәр. Төрле буын туганнары, алар тормышындагы мөһим вакыйгалар турында сөйләгәннәр. Буыннан-буынга күчеп килә торган традицияләргә дә тукталганнар. Соңыннан, һәр гаилә үзенең җыр-биюгә сәләтен күрсәткән.
Республикакүләм «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» фестиваленең Яр Чаллыда уздырылган муниципаль этабындагы конкурс нәтиҗәләре буенча Агаповлар гаиләсе җиңүче дип табылган.
Сәхнәдә Агаповлар үз гаиләләре башлыгы – «Моңлы Чаллы» җыр театры җитәкчесе, «Карендәшләр» керәшен халык фольклор ансамбле җитәкчесе, Татарстанның халык артисты, Виталий Васильевичтан башлап, уллары-киленнәре һәм оныклары белән чыгыш ясап, тамашачы күңелен яулаган.
* * *
Интернет чыганаклардан күренгәнчә «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» фестиваленең зона этабы 2025 елның 10-20 февралендә үтәчәк, ә зона этабында җиңгәннәр 15 майда соңгы – республика этабында катнашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев