Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чаллыда яшәүче дворник Светлананы Чаллы мэры бүләкләде

Зәй ягы кызы Светлана Денисова һөнәри осталык конкурсында алдынгы урынга лаек булды.

Светлана 1958 елның матур җәй аенда Зәй районының Дүрт мунча авылындагы Анна түти белән Василий дәдәй Терентьевлар гаиләсендә алтынчы бала — көтеп алынган кыз булып дөньяга килә. Аннан өлкәннәрнең барысы да малайлар: Николай, Павел, Петр, Андрей һәм Григорий.

Аларның тату, тырыш һәм җырлы гаиләсендә бер дә кеше өзелеп тормый, һәрвакыт уен-көлке, җыр-музыка яңгырый. Әти-әниләре, бергәләп, матур итеп җырлыйлар. Петр һәм Андрей гармунда уйный, ә Светлана белән Григорий аларга җыр белән кушылалар. Терентьевлар гаиләсендәге бердәнбер кыз үз авылларындагы башлангыч мәктәптә укыганда да, Кабан Бастырыктагы сигезьеллык мәктәпкә йөргәндә дә, Түбән Биштәге урта мәктәптә белем алганда да җырдан аерылмый. Мәктәп һәм авыл клубы сәхнәләрендә аның моңлы итеп җырлавына бөтен кеше соклана. Кат-кат кул чабып, дүртәр-бишәр мәртәбә чыгарып җырлаталар. Үзешчән сәнгать осталары смотрларында, конкурсларда беренче урынны ала. Зәй һәм Лениногорскида үткәрелгән җыр конкурсларында «Татар җырын иң яхшы башкаручы» исеменә лаек була. Шуңа да мәктәп тәмамлаган кызның туган авылында клуб мөдире булып эшләвенә беркем дә гаҗәпләнми.

Әмма кызны үзенең КамАЗы белән илгә таныла башлаган Яр Чаллы шәһәре тарта. Ул шул шәһәрдәге һөнәр училишесына укырга керә...

Светлана гомеренең кырык дүрт елын торак-коммуналь хезмәт тармагына багышлый: башта — штукатур-буяучы, ә соңгы унтугыз елда — 39нчы комплекстагы 39/06 йорты подъездларын, ишегалдын җыештыручы.

Әлеге торак-коммуналь хуҗалыктагы мастер Ольга Павлова да дворник Светлананы мактап туя алмый, аны башкаларга үрнәк итеп куя:
— Ул беркайчан да минем эш кушканны көтеп тормый. Барысын да үзе белеп, җиренә җиткереп эшли. Аңа беркетелгән йорт мәйданында, кайчан карама, идеал чисталык. Шул йортта яшәүчеләр белән дә дустанә мөнәсәбәттә ул. Һәрберсенең исем-фамилиясенә, килгән кунакларына кадәр белә. Ачык йөзле, игътибарлы һәм ярдәмчел Светлана Васильевнаны кайчак жәлләп тә куям. «Бераз ял ит», дим. Көнме-төнме — аңа карамый, эшен бетермичә туктамый. Көз җитсә, агачлардан коелган яфракларны җыярга кирәк. Кыш айларында күпме кар көрәргә туры килә аңа. Йортта яшәүчеләрнең көндәлек чүп-чарын әйтәсе дә юк! Йортның һәр катындагы чүп-чар салу урынын (мусоропровод) чиста итеп, тәртиптә тота.

Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары да Светлананың тырыш хезмәт нәтиҗәсе турында сөйли. Елның-елында уздырыла торган «Ишегалды көне»ндә дә бу йортта яшәүчеләр аңа үзләренең рәхмәтләрен җиткерәләр. Эшкә киткәндә дә, йортларына кайтканда да аларны чисталык, тәртип каршы ала, бөтен җир ялт итеп тора. Ә «Мәхәллә» идарәче компаниясе директоры Александр Дубич уңган дворникка Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр, кыйммәтле бүләкләр тапшыра. Быел махсус комиссия килеп территорияне тикшергәннән соң, үзләренең үзәк районнары буенча Светлана Васильевнага 1нче урынны биргәннәр. 

— 30 августта үткәрелгән Шәһәр көнендә Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев бар халык каршында, тантаналы төстә, «Мәхәллә» идарәче компаниясе дворнигы Светлана Денисовага башкарма комитетның II дәрәҗә Дипломын тапшырды. Ул бу бүләккә һәм «Иң яхшы дворник-2023» дигән исемгә, һөнәри осталык конкурсында җиңеп, торак йорт территориясендә югары дәрәҗәдә хезмәт күрсәткәне өчен лаек булды. Светлана Васильевна җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Яр Чаллы шәһәренең «Акварель» фестивалендә «Сабантуй» чәчәкләр композициясе белән катнашып, II дәрәҗә Диплом алганыбызны да әйтим. Ул җиңүебезгә дә Светлана үзеннән зур өлеш кертте, — дип, тырыш дворникны мактавын дәвам итте Ольга Игоревна.

Уңган Светлананың бертуган дәдәем Афанасий Никифорович белән 1978 елда кавышып, Ольга исемле бер кыз үстергәннәрен дә языйм әле. Язмыш дигәнең катлаулы шул, дәдәем якты дөньяда юк инде... Ә Ольгалары үз тиңе белән гаилә корып, биш бала үстерәләр. Әнисе Светлана кызына оныкларын карашырга, тәрбияләргә ярдәм итә. Тәмле ризыкларга кадәр пешереп илтә ул аларга. Аның үзенең өендә дә чисталык, тәртип, табыны тулы ризык. Кызы-кияве, кода-кодагые, оныклары һәм туганнары белән уралышып, эшеннән тәм табып яши Дүрт мунча кызы Светлана Денисова.

Анастасия ШӘЙМӘРДАНОВА,
Лаеш районының Усад авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Светлана җиңгинең уңган кеше икәнлеген белә идем, алтыдагы алтмышта дигәндәй бу эшендә дә сынатмый икән, исән - сау оныклары, кызы белән сөенеп яшәсен.