Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чәчәкләр үстереп, гөлләр кебек яшәүче уңган-булган карендәшләр - фотолар

Җәйге матурлыкка тагын да ямь өстәп, тирә-юньдә төрле чәчәкләр үстереп, йорт яннарында матурлык дөньясы булдыручы карендәшләр хакындагы җылы эчтәлектәге хәбәрләрне еш ишетеп торабыз.

Фотода: Валентина Опарина.

Авылда күп итеп терлек һәм кош-корт асрау, умартачылык белән шөгыльләнү гадәти хәл. Болардан тыш, икмәк пешереп сатучыларны, сөт җыю белән шөгыльләнүчеләрне, агач эшкәртүчеләрне һәм башкаларны беләбез. Ә менә авылда, чәчәк үстерергә яратучылар күп булса да, бу эштән табыш алучылар турында бик сирәк ишетелә.

Питрәч районының Янсуар авылында яшәүче Мария Николаева турында авылдашы Екатерина Яковлева: “Авылдашым Мариянең бакчасын күрсәтәсем килә иде керәшеннәр дөньясына". Мария чәчәкләренә багышлап шигырь дә иҗат иткән.

Бакчамда йөрим әле,

Сокланам чәчәкләргә.

Чәчәкләр көч бирә кебек,

Ялкынлы йөрәкләргә.

 

Бакчамда йөрим әле

Хуш исле һава сулап,

Чәчәкләрне өзеп җыям,

Якын кешемне уйлап...

 

Бакчамда йөрим әле,

Чәчәкләрдән такыя үрәмен

Йөрәгемнен җылысына төреп ,

Яраткан кешемә бирәмен.

 

Бакчамда йөрим әле,

Чәчәк исләренә уралып.

Хуш исләре күнелләрне җилкендерә,

Барлык уйлар китә таралып. 

 

.

 

Балык Бистәсенең Үри Чаллысы авылында яшәүче Мария Ивачева да бакча, ишегалдын тутырып чәчәкләр үстерергә ярата. «Чәчәкләребез бик матурлар, өйалдыбыз иртә яздан кара көзгә кадәр шау чәчәктә утыра», – ди ул.

 

 

 Үри Чаллысы авылында яшәүче Дания Лукина лаеклы ялда инде. Шулай да матиур чәчәкләр үстерүен дәвам итә. 

 

Үри Чаллысы авылында туып үсеп, хәзерге вакытта Балык Бистәсе район үзәгендә яшәп, чәчәкләр, гөлләр үстерү белән шөгыльләнүче кызыбыз Валентина Опарина (Шипаева) турында да язып үтми булмый. 

«Гөл-чәчкәләрне кем генә яратмый икән. Хуш исләре, күзләргә рәхәтлек биргән аллы-гөлле төсләре генә дә ни тора бит аларның!», – ди ул

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев