Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Быел Спас ярминкәсе башка урында була

Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

Быел Бөтенроссия Спас ярминкәсе башка урында узачак. Бу Шишкин буалары территориясен реконструкцияләү эшләре белән бәйле. Бу атнада ярминкәнең урнашу вариантлары буенча фикер алышу булды.

«Бу структураны һәм аны үткәрү мөмкинлеген үзгәртүне таләп итәчәк. Буаларда җитди җир эшләре башланды инде. Без оештыру комитеты белән булачак ярминкәне ничек күзаллавыбыз турында фикер алыштык», − диде Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге генераль директоры Гөлзада Руденко.

Нәтиҗәдә, өч вариант тәкъдим ителде, аларны район башлыгына тапшырачаклар. Сүз уңаеннан, узган ел Спас ярминкәсендә 248 мең кеше булган.

Быел XVI Бөтенроссия Спас ярминкәсе һәм XVI Бөтенроссия Чаң кагу фестивале 4-6 августта узачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев