Бирдебәктә хәрбиләргә мендәр тегәләр
Балык Бистәсенең Бирдебәк авылында «Оста куллар» берләшмәсенә йөрүчеләр хәрби хезмәткәрләр өчен мендәрләр тегә башлаганнар.
Бирдебәк халкы махсус хәрби операция зонасындагы якташларына ярдәм итәргә ашкынып тора. Нинди ярдәм кирәк икәнен хәрбиләр, гадәттә, үзләре әйтә икән.
«Без шул үтенечләрне истә тотып, бүген солдатларга уңайлы да, үзләре белән йөртер өчен җиңел дә булган мендәрләр тегә башладык. Чималы булса мендәр ясау бер дә авыр түгел. Беребез материалны үлчи һәм кисә, икенчеләребез тегә, өченчеләребез эчлекне тутыра һәм яңадан тегүгә тапшыралар. Төсе, йомшаклыгы һәркемнең үз ихтыярында. Безнең өчен гади урын-җир кирәк-ярагы, махсус хәрби операциядәгеләр өчен тиз генә беркаян да табып булмый торган әйбер. Солдатлар өйдә ияләнгән бик күп уңайлыклардан мәхрүм, шуңа күрә мендәргә ятып йоклау, азрак ял итеп алу аларның көнкүрешенә бераз гына булса да уңайлылык бирер”,– дип сөйләде Бирдебәк авылы клуб мөдире Евдокия Толстова.
Бүген булган материалдан 12 мендәр ясап целлофан пакетларга төреп әзерләп куйганнар. Бу изге эш әле дә дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев