Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бер фотосурәт тарихы

Казан шәһәрендә яшәүче Ольга Гыйльметдинова-Чемкина беренче укытучысын, якты хатирә белән искә ала.

— Мәктәп еллары фотоларын карый башласам, нишләптер, менә шушы 1967 елгы фотога тукталам. Бу – безнең беренче укытучыбыз Наталия Васильевна Долгова белән төшкән беренче фото. Утызлап идек без бер класста. Карыйм да, шаккатам: без шундый бәләкәй, гөнаһсыз сабыйлар! Шулай булса да, бөтенесе таныш, бөтенесе истә. Кызганыч, язмыш аяусыз, кайсыберләребез инде мәңгелек дөньяга күчте, урыннары оҗмахта булсын! Утызыбыз турында да язып бетерү мөмкин түгел, әмма беренче укытучыбыз турында кыскача гына булса да, язмый калып булмый. Үзе матур, үзе акыллы, үзе пөхтә, үзе гадел! Наталия Васильевнаның улы Валерий да безнең белән укыды, аңа карата да ул мәктәптә кырыс укытучы иде. Без классташлар белән, сирәк булса да, әле дә очрашабыз. Соңгы очрашуларыбызның берсендә, беренче укытучыбыз инде олы яшьтә, авыру булу сәбәпле, өенә бардык. Эй, куанганын курсәгез иде сез аның?! Ходай тарафыннан укытучы итеп куелган булгандыр ул! Без бит балалар бакчасына йөргән, укырга өйрәнеп килгән балалар түгел, ә бер хәреф тә танымаган, ак кәгазь шикелле чип-чиста күңелле нәниләр идек. Ул безгә белем дә, тәрбия дә бирде. Наталия Васильевна үзенең укытучысы — Ленин орденлы укытучы Фрол Алексеевич Тупаевның сүзләрен кабатларга ярата иде: «Дәфтәр — укучының көзгесе!» Сәнгатьле итеп шигырь укырга, җырларга, биергә дә өйрәтте ул безне. Хәтерлим: авыл клубында концерт куябыз. Кыш, клубта салкын. Мин юка, ак блузкадан гына концерт алып барам, тешләр-тешкә тия. Наталия Васильевна шунда минем туңганны күреп, үзенен шундый йомшак, җылы, кәҗә мамыгыннан бәйләнгән шәлен минем иңнәремә салды. Андый җылылыкны онытырга һич мөмкин түгел! Мәңгелек дөньядагы беренче укытучыбызга якты хәтирәләребез барып ирешер, дип ышанып калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев