Керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле солисты Оксана Дмитриевага Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Рәхмәт белдергән.
Республика Рәисенең шул хактагы күрсәтмәсендә карендәшебезгә күп еллар дәвамындагы нәтиҗәле хезмәте һәм музыка сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен Рәхмәт белдерелүе язылган.
Татарстанның атказанган артисты, «Бәрмәнчек» аснамбленең баш хормейстеры вазифаларын башкаручы Оксана Геннадьевна — Түбән Кама шәһәре кызы. Музыка мәктәбенең фортепиано классын тәмамлаган. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында белем алган.
Фото: ГФА кряшен «БЕРМЯНЧЕК»
Нет комментариев