«Бәрәкәт» керәшен яшьләрен җыя
Хәбәрләр

«Бәрәкәт» керәшен яшьләрен җыя

20 ноябрьда Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә «Беренче курс студенты көне» булачак.

Быел, әлеге чарага беренче курс студентларын гына түгел, бар керәшен җәшләрен чакырабыз. Бергә рәхәтләнеп җырлап, биеп, уеннар уйнап, бер-берегез белән танышып вакытны күңелле итеп уздыра алачаксыз. 

«Бәрәкәт» яшьләр бүлеге, проектларыбыз белән якыннанрак таныштырачакбыз. Квиз уены да оештырырга уйлыйбыз. Җырчы Татьяна Ефремованың да килү көтелә», – дип сөйләде «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Лиана Самойлова.

Я.Е. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк (Казан шәһәре, М. Худяков урамы, 11), 18:00 сәгать


Нет комментариев