Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Балык Бистәсендәге этнографик экспедиция тәмамланды

15-18 август көннәрендә Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хезмәткәрләре Балык Бистәсе районының авыллары буйлап йөреп, төрле тарихи кыйммәткә ия булган экспонатлар барлаганнар.

Экспедиция төркеме Ури Чаллысында, Казаклар Чаллысында, Иванайда, Шомырбашта, Алан-Полянда булып, анда яшәүче керәшеннәр белән очраштылар һәм аларның йола-гадәтләре, җыр-биюләре, танылган шәхесләре, декоратив-гамәли сәнгать үрнәкләре турында мәгълүмат җыйдылар. Табылган экспонатлар арасында сирәк очрый торган түгәрәк яулыклар, чулпылар һәм борыңгы тамаксалар да булган. шушы авыллар халкы кунакларны бик зурлап каршы алып, барлык белгәннәрен сөйләп биргәннәр. 

Бу турында күбрәк газетаның киләсе санында укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев