Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бакалыда республикакүләм конкурста карендәшләребез дә катнашкан

Башкортстан районының Нәҗип Асанбаев исемендәге Бакалы мәдәният йортында культура-күңел ачу учреждениеләре методик хезмәтләренең VI республикакүләм “Грани мастерства – 2023» конкурсы булган. Монда Бакалы керәшеннәре дә чыгыш ясаган.

Кокурста катнашучылар керәшен фольклор ансамбльләр, керәшен халкының күлмәкләре, уен кораллары турында сөйләгәннәр.

Үмер авылыннан «Сөнәкәй» халык фольклор ансамбле «Туй» күренешен күрсәткән.

««Туй килә!» дип башта балалар йөгереп керделәр. «Безнең басукайлар карышы» дигән җыруны җырлап, кыз ягыннан кодалар килде. Килгән кунакларны, йоласына туры китереп, ипи-тоз, бал белән каршы алдылар. Киленне мендәргә бастырып, кодагый кияү белән киленгә теләкләрен теләде. Аннан, киленгә яулык бәйләтте. Туй күренеше җыр-биюләр белән үрелеп барды — кара-каршы җырлашу; кыз ягыннан бирнәләрне керткәндә һәм егет ягы бәлеш чыгарганда керәшен җырулары яңгырады. Туй ахырында кодалар такмак әйтеп таралыштылар», — диде ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Нина Китова.

Бу конкурста районның Яңа Балыклы авыл җирлегендәге «Туганайлар» керәшен фольклор ансамбленә йөрүчеләр халык уен кораллары турында сөйләгәннәр. Алар арасында халык уен кораллары итеп куллана торган олы агач аш калаклар, кул пычкысы, чалгы, кер юу тактасы, шулай ук, кечкенә чәйник, поднос, трещотка, колотушка, маракас, рубель, баян, бубен, металлофон булган. Әлеге уен кораллары белән якыннан танышкач, теләгән һәр кеше аларда уйнап та караган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев